«Чолым» корабында эшләгән чак. Кызыл диңгезнең кояш көйдергән эссе ярлары. Хөдәйдә, Моха, Джибути, Кусәер портлары. Баб әл Мәндеб бугазы. Аден, Могадишо, Момбаса, Дәрас-Сәлам, Занзибар – тагын әллә нинди портлар. Һаваның бөркүлеген мин бөтен җаным белән тоям, ул чакта тәнем тоташ эренле бетчә белән капланганы да булды. Ә диңгез җиле шифалы. Ачык диңгезгә чыгу белән тән төзәлә, сулышлар иркенәя.
1964 елны «Чолым» пароходын Италия сызыгына куйдылар. Диңгез министрлыгына эшкә күчкәнче мин Италия портларында йөрдем. Бу илнең ничә портында булуымны санап торасым килми. Аларның һәммәсендә дә үзенчә матур, ләкин шулар арасында аеруча ошаганы «Әдрән диңгезнең иң гүзәл энҗесе» – Венеция. Ул шәһәргә мин, ким дигәндә, җитмеш-сиксән тапкыр барганмындыр. Забастовка вакытында да Венеция урамнарында хозурланып йөрергә була иде.
Йөз илледән артык канал белән бүлгәләнгән унсигез атау. Венеция шул атауларга урнашкан. Материктан һөҗүм итеп торган варварлардан сакланыр өчен аны махсус атау өстенә салганнар. Хәзер шәһәрне материк белән Понте делла Либерта күпере тоташтыра, шуңа өстәп, каланың эчендә тагын дүрт йөз күпер бар.
Венециянең материктагы өлешен Местре диләр. Шундагы Кавалкавиа (ат юлы) дип аталган мәйданнан автобус сине Әдрән диңгезнең иң гүзәл энҗесенә алып китә. Тирә-юньдә яшеллек, өстә – зәңгәр фирәзә күк. Очкан кош та, суда йөзгән көймә дә күренми. Ниндидер тылсымлы як.
Ниһаять, автобус Пьяца ле Рома мәйданына килеп туктый. Машина юлы бетте. Шәһәр үзәге саналган Сан Марко мәйданына барасың килсә, су трамвае – вапореттога, Венециянең кара аккошы – гондолага утырасың. Безнең, горур совет диңгезчеләренең кесәләрендә гондолага түгел, диңгез трамваена түләрлек тә валюта юк, шуңа күрә без Венецияне «унберенче трамвай» белән аркылыга-буйга йөреп чыгабыз.
Урамнар тар, колачыңны җәеп җибәрсәң, йортларның фасадларын тотып карарга була. Төннәрен капма-каршы балконнарда яшәүче гашыйклар үрелеп кенә бер-берсе белән үбешә торганнардыр. Бүгенге көндә адәм баласын тыгызлап тутыру өчен генә салынган соры тартмалар кеше күңелендә бернинди дә тойгы уята алмый. Ренессанс чорында төзелгән йортлар диварларына кешенең камиллеккә омтылуларын, өмет-багланышларын сеңдереп калганнар төсле. Бәлки, без яшәгән шаблон тартмалар, аларның шыксызлыгы безнең бер-беребезгә кыласы мәрхәмәтлелекне җуеп бетергәндер, дигән уйлар килә Венециядә йөргәндә. Шулай уйланып барганда, кинәт таш стенага килеп төртеләсең. Нокта. Кире борыласың. Каршыңда челтәрле ак күпер. Әкрен генә баскычтан өскә таба күтәреләсең. Әнә ачык тәрәзәдән бер яшь кенә кыз сиңа карап елмаеп тора.
Юк, монда яшьрәк чакта килергә кирәк. Тикмәгә генә бу шәһәргә җир шарының төрле почмакларыннан аркаларына рюкзак аскан студентлар ябырылмыйдыр. Кызганычка каршы, алар арасында безнең илдән килгән студентларны очратканым булмады. Венециянең тар урамнарына көчкә сыеп йөргән түрә хатыннарын, фән, әдәбият һәм сәнгать бюрократларын анда еш очраттым мин. Безгә алмашка киләсе яшь буынга, белмим, мондый бәхет тәтерме, юкмы.
Күпер астыннан тавышсыз-тынсыз гына Венециянең «кара аккошы» – гондола шуышып уза. Ялтыравык кара буяу белән буялган, кызыл бәрхет белән тышланган утыргычлар, сыңар ишкәкче белән гондоланы очыртып баручы мәһабәт гондольер. Колагында безнең татар моңына аваздаш неаполитан көе: «…Нель маре личидо-о-о» яңгырап кала. Ара-тирә шушындый гүзәллек белән очрашып тормасаң, синең дөньяга карашың, уй-кичерешләрең карт алаша кичерешләренә охшый башлыйдыр.
Күпердән төштем. Тагын тар урам. Шушы урам сине аулак мәйданга китереп чыгара инде. Барган җиреңнән туктап каласың. Өстә саф зәңгәр күк, көлеп торган йорт фасадлары. Мәйданның җылы ташларында күгәрченнәр җим чүпли. Ә синең каршыңда синең күптәнге танышың, сине ат яратырга, зурларга, ихтирам итәргә өйрәткән шәхес – кондотьер Гаттамеллата. Хәтерлисеңме, син башкаланың Пушкин исемендәге музеена кергән саен шушы җайдак янына туктап, туган Исергәбеңне, анда узган бала чагыңның хыялый аргамакларын искә ала идең… Менә, сине азатлыкка өндәүче бронза шәхес Венециядә дә көтеп торган икән ләбаса!
Бу шәһәр урамнарында көчле тылсым яши: кая гына барма, күпме генә адашып йөрмә, син барыбер Риальто күперенә килеп чыгасың. Мондый урыннар Иван Грозныйга кадәр минем Казанымда да булган. Кала янындагы бер аулак утрауга җир шарының төрле почмакларыннан килгән сәүдәгәрләр җыелышып алыш-биреш иткәннәр. Бу 15582 ел афәтенә кадәр сузылган. Риальто күпере – нәкъ шундый урын. Шушы күпер тирәсендәге ярларга җилкәнле кораблар килеп туктый торган булганнар. Әнә, күпердән илле генә адым ераклыкта Фондако ден Турки сарае. X-XI гасырларда салынган бу мәһабәт бинага төрки халыкларының сәүдәгәрләре тукталганнар. Шулар арасында Идел болгарлары, соңрак Казан татарлары да булгандыр, мөгаен. Италиянең Урта гасыр хроникаларында телгә алынган, «болгари» дип аталган затлы күннәр, бизәкле сәхтиян читекләр каян килеп кергән дип беләсез?!
Әйе, минем ерак бабаларым монда килеп йөргәннәр. «Кодекс куманикус» дип аталган сүзлекне венециан монахлары минем бабаларым белән аралашу, сөйләшү максаты белән төзегәннәр. Татарларның Венеция сәүдәгәрләре белән элемтәдә булулары безнең сөйләм телебездә дә күренә. Сабын – сапоне, пыяла – фиала, алман – алемане… Җентекләп тикшерә башласаң, татар телендә меңләгән итальян сүзләре очратырга була. Киләчәк тарихчылар (мин аларга чын күңелемнән ышанам) халкыбызның әллә нинди илләр белән элемтәдә булуларын ачыкларлар әле.
Кыр станында куна-төнә сабан сөреп йөргәндә, төшке ашка утырсак, без – яшь-җилбәзәкләр, япон сугышында катнашкан Асылгәрәй карттан Порт-Артур турында сөйләтә идек. Мескен карт сугыш турында сөйләгән арада без аштагы калҗаларны сыпырта идек. Мин дә, Венеция турында сөйли башласам, дөньямны онытам.
Һава тыныч булса, Венециядән Мариуполь портына алты тәүлек кайтасың. Февраль азагы иде. Диңгезнең иң тынгысыз чагы. Венециядән чыгып тугыз тәүлек үткәч кенә Керчь бугазына җиттек. Азов диңгезендә тоташ боз. Корабларны кәрванга җыеп, бозваткычка ияртеп йөртәләр. Бозваткыч аларны Керчь бугазыннан Мариупольга алып бара һәм анда көтеп торган корабларны бугаз аша уздырып җибәрә. Без якорь салып, кәрван җыелганын көтә башладык.
«Чолым»ның даими капитаны Иван Андреевич Белов ялда иде. Аның урынына яшь капитан Альберт Кирпичевны билгеләгәннәр иде. Яшь капитанга тәҗрибәле ярдәмче куйыйк дип, күп еллар каботажда капитанлык йөген сөйрәгән Вакх Сторожевны беркеткәннәр. Сторожев чиркәү мәктәбе һәм штурманнар курсын гына тәмамлаган. Ярым надан, сай белемле бер башлык иде. Ул боерык биреп яшәргә тәмам күнеккән икән, Кирпичев та аңардан күреп азына башлады. Башта сине смирно бастырып, ярты сәгать нотык укый, ә нотыгының азагында син аның нәрсә кушканын онытып бетерәсең капитан сиңа сул якка борырга кушса, өлкән штурман уң якка борырга куша. Экипаж арыды, алҗыды. Мин, капитанның политик ярдәмчесе буларак, айдан артык командирлар арасындагы низагны сүндереп тордым. Җитмәсә, корабны бозда йөзәргә әзерләргә кирәк иде. Өлкән штурман капитанның бер генә боерыгын да үтәми, ә тегесе аларның үтәлүен юньләп тикшерми. Икенче штурман белән төне буе корабны боз дөньясына әзерләдек. Таң беленгәндә генә каютама кереп башны мендәргә төрттем. Венециядән кузгалып киткәннән бирле туктаусыз шторм җилтерәтеп торды. Юньләп йоклап та булмаган. Чишенеп бетерүемне дә хәтерләмим, оеп йокыга талганмын.
Электр чаңының үкерүеннән битәр, күз алдында кабынып киткән ут көлтәсе караваттан кубарып, салкын палубага томырды. Каютаның стеналары шытырдап сытыла. Аяк табанын бозлы тимер палубаның көйдереп алуы мине айнытып җибәрде. Каютадан ничек чыгып өлгергәнмендер, спардекта басып торам икән. Мин бөтенләй шәрә диярлек. Суык калтырата башлагач кына кире каютама элдерттем. Шул кыска гына мизгел эчендә нәрсә булганын аңлап өлгермәсәм дә, каютамның тышкы як стенасы эчкә сытылып керүен, сулъяк шлюпканың челпәрәмә килүен күреп өлгергән идем инде. Мин кире әйләнеп чыкканда, ниндидер бер ят корабның тимер форштевене артка таба чигенеп, караңгылыкка кереп бара иде…
Бусаганы атлап кергәндә авария сигналы – җиде кыска, бер озын чаң, төнге тынлыкны җимереп, диңгез өстеннән яңгырап узды.
–Шлюпка тревогасы! Кораб бата! Тревога! Экипажга уң якка җыелырга!
Трансляциядән тревога яңгыраганда, мин эчке траптан күперчеккә йөгереп менә идем инде. Тревога вакытында беренче ярдәмченең урыны капитан янында. Кораб чит ил суларында батканда, ул иң башта капитан каютасындагы сейфта сакланган яшерен документларны юкка чыгарырга тиеш. Күперчеккә менеп шул турыда әйтергә һәм каюталарны, эш урыннарын тикшереп чыгарга. Батып барган корабта кеше кала күрмәсен. Паникага каршы көрәш тә беренче ярдәмче өстендә.
Мин менгәндә, капитан рубка өстәлендә радиограмма язып азаплана иде. «Аварийная. ЧМ Неделинга…» дип язып куйган да тораташ булып каткан. Дәшәм, терсәгеннән тотып җилтерәтәм, сизми. Курска күз салдым. Пароход иң зур тизлек белән сайлыкка таба бара. Дөрес юл. Безнең исән калуыбыз бары сайлыктан тора… Сайлыкка барып төртелгәнче су йотып өлгермәсә…
Уң як шлюпкага ташландым. Их, сул як шлюпка кырык градуска янтайган. Алгы шлюпбалканың арканы блокка кысылган. Шлюпканы суга төшереп булмаячак. Бар ышаныч салларда. Өлкән штурман блокка кысылган арканны лом белән каерып азаплана.
–Күрмисезмени?! Шлюпка төшми хәзер. Салларны әзерләргә кирәк.
Таркалудан онытканмын. Сал бары тик су эчендә генә ачыла ала. Кораб тирәсе тоташ боз. Өлкән штурман ломын ыргытып, коткару саллары янына йөгерде. Мин каюталарны тикшерергә киттем.
Штурманнар чыгып өлгергәннәр. Механикларның каюталары… Өлкән механик. Икенче механик… Өченче… Дүртенче механик Соловьев башын мендәр астына тыгып йоклап ята.
–Тор тизрәк! Батасың!
–Анагызны шулай итим… Йокларга ирек бирмиләр, паразитлар…
Мин аны палубага сөйрәп төшердем. Ул янә караватына үрмәләп менә башлады. Йодрык белән берне тондырырга туры килде үзенә.
–Киен тизрәк! Кораб бата!
Йодрыкның ярдәме тиде, Соловьев кабаланып киенергә тотынды.
Коридорга атылып чыктым. Каршыма электрик Хорошилов йөгереп килә. Чемоданын кысып кочаклаган. Телогрейка өстеннән болонья плащ кигән. Плащының җөйләре сүтелеп, ярылып киткән. Шушы килеш суга сикерсә, чемоданы муенына таккан таш шикелле төпкә сөйрәячәк. Менә нишләтә кешене мал кайгысы!
–Ташла чемоданыңны, Хорошилов!
Ул аны тагын да кысыбрак кочаклады. Чемоданын кочагыннан тибеп очырдым.
–Йөгер штормтрапка. Батасың бит, комсыз!
Электрик кулларын селти-селти нәрсәдер кычкыра. Тыңлап торырга вакыт юк. Матрослар яшәгән каюталарга йөгердем. Каюталар буш. Аш пешерүче. Буфетчы хатын. Камбузникның каюталары да буш. Чыгып өлгергәннәр. Монысы дневальный каютасы. Каютада Тоня Ткаченко мәш килеп көзге каршында иренен кызылга буяп азаплана. Буйый да теле белән ялап сөртә. Тагын буйый, тагын сөртә.
–Тоня, нигә киенмисең? Кая коткару билдәмәң?
–Ой! Мин бит әле чәчемне дә тарамаган.
–Пар казаны шартласа, мәңгелек прическа ясар. Марш спардекка!
–Ой, Закирович, мин бит йөзә белмим. Өстәвенә эчке күлмәгем дә кибеп җитмәгән. Кичә юып элгән идем. – Дневальный диванга барып утырды да, битен каплап еларга тотынды. Өстендә юка күлмәк, аягында биек үкчәле босоножка. Мондый аяк киеме белән штормтраптан төшеп булмый. Юка күлмәктән суга сикерсә, ун минуттан туңып үләчәк.
–Тизрәк киен, башсыз кызый! – Рундукны ачып кызның пальтосын алдым. Өстенә коткару билдәмәсен ыргыттым. –Марш спардекка!
Машинистларның һәм кочегарларның каюталары аскы катта. Шунда ташландым.
Коридорда агач ярчыклары. Ватык пыяла, тукыма кисәкләре аунап ята. Шул чүп-чар арасында җиз рамга беркетелгән хатын-кыз рәсеме. Машинист Лавров рәсем каршына тезләнеп утырган да учы белән карточканы сыпыра…
–Лавров, кая коткару билдәмәң? Тревога сигналын ишетмисеңмени?
–Әнә минем билдәмә…
Лавров төртеп күрсәткән җирдә боргаланып су кайный. Үзара куышып боз кисәкләре йөзеп йөриләр.
– Күперчектә запас билдәмә бар. Йөгер тизрәк!
Үзем машина бүлегенә ташландым. Умырылып чыккан кораб бортыннан машина бүлегенә Ниагара шарлавыгы бүселеп төшә. Кинәт кайнап торган чоңгыллар арасында кеше башы күреп алдым. Баш югалды. Тагын калкып чыкты. Машинист Синенко! Исән.
–Нишлисең анда? Чык тизрәк. Кораб бата бит!
–Вентиль су астында калды. Ачып пар басымын төшерергә кирәк. Пар казаны шартлый…
–Спардекта аварийный вентиль бар. Чык тизрәк.
–Ул тутыгып беткән, ачылмый.
–Синенко… – сүземне әйтеп бетерә алмадым, кораб эчен салкын караңгылык каплады.
–Синенко, кайда син?
Су гөжли, бозларның үзара бәрелешкәне ишетелеп китә.
Трапның тимер куласасына тотынып аска төшәм. Бозлы су кинәт тәнемне көйдереп алды. Кычкырып җибәрдем. Буыннар катты. Аягым белән машинистның кулына басканмын. Шул кулдан эләктереп, Синенконы өскә сөйрим. Гәүдә авыр. Көч җитми. Ә кул мине аска, кораб карынындагы бозлы суга сөйри. Без, ниһаять, өске палубада. Ул арада өске палуба да югалды. Су корылмага таба үрмәли. Синенконы пеленгатор палубасына сөйрәп менгердем. Кемдер минем өстемә коры сырма япты.
Синенконы кораб врачы корсагы белән тезенә яткырган, аркасына баса. Егет укшый башлады. Хәрәкәткә килде:
–Машина бүлегендә өлкән механикның кесә фонарен онытып калдырганмын…
Кесә фонаре кайгысымыни бездә? Пароход батты – безнең йортыбыз, басып йөргән җиребез юкка чыкты. Машина бүлеге, трюмнар, төялгән йөк, румпель бүлеге – барысы да су астында. Пароход өстеннән салкын дулкыннар йөгереп узалар. Кораб җансыз. Ул үлгән. Судан корылманың өске өлеше һәм мачталар гына чыгып тора.
Туган җирен, илен, ватанын югалткан кеше генә бу хәлне беләдер.
Һава юеш. Салкын җил өрә. Без, утыз тугыз диңгезче, бер-беребезгә сырышып, корылма өстендә күшегеп утырабыз. Корылмага гөрселдәп боз бәрелеп киткәндә сискәнеп куябыз. Дөньяны караңгылык каплаган. Тамань ярымутравында, ерак бабаларыбызның башкаласы Фәнәгүр урнашкан яссы тигезлектә, ялгыз утлар җемелди. Корабыбыз су астында. Корган планнарыбыз, өмет-багланышларыбыз да су астына күмелде. Кораб батты, аның белән тормышыбыз, куанычлар һәм теләкләр дә су астында калды. Казан каласын дошман җимергәч, Кырымга Богдан Кобуловның палачлары кергәч, минем милләттәшләрем дә шушы тойгыларны кичергәннәрдер.
Таң атканда бозваткыч килеп безне ярга алып китте…
Миргазиян Юныс