7 февраль Татарстанның Лаеш районында Россия Дәүләт Думасы депутаты Айрат Хәйруллинның вертолеты һәлакәткә очраганны ике кеше күреп торган.
«Заря» газетасы баш мөхәррире Ирина Монина сөйләгәнчә, һәлакәтнең шаһитлары — әтиле-уллы ике кеше боз белән капланган Кама елгасы өстенә вертолет төшкәнне күргән. Вертолет бер якка авышкан хәлдә очкан, шыгырдаган тавышлар ишетелгән, аннан соң ул боз өстенә килеп төшкән.
«Татар-информ» агентлыгы үз чыганаклары буенча ачыклаганча, хәзерге вакытта Айрат Хәйруллинның гәүдәсен әле һаман вертолет фюзеляжы астыннан чыгармаганнар. «Фаҗига урынында тикшерү комитеты хезмәткәрләре эшли. Шуннан соң гына һәлак булган депутатның гәүдәсен вертолет астыннан чыгарачаклар», — дип сөйләде ул.
Беренчеләрдән булып Айрат Хәйруллинның туганнары һәм якыннары кайгысын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов уртаклашты. Ул Айрат Хәйруллин Татарстан халкы хәтерендә мәрхәмәтле кеше, хәйрияче буларак та хәтердә калачагын әйтте.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar Фото: rostovgazeta.ru