Яшәп киткәч, ярату да килгән сыман булды. Бер-бер артлы ике балабыз туды, эшләдек, фатирга чиратка бастык, беренче стенкаларны бергә барып сайладык, әти-әниләребезгә кайтып йөрдек. Тормышыбыз кайнап торды, әйбәт чаклар бөтенләй булмады дип әйтә алмыйм. Әмма бергә яшәп бетеп булмады. Бик каты кыйный торган гадәте бар иде иремнең. 35 яше тулып узгач, бөтенләй акылдан яза башлады: хатыннарны өйгә алып кайта иде. Әллә юри, әллә чынлап шулай эшләде. Эштән кайтуыма кайчак өйдә икешәр хатын белән тоткан чакларым булды.
Күрмәгәннәремне күрсәтте инде ул миңа. Ул чагында миңа да бераз акыл керде. Алай яшәргә ярамаганын да, шушы кадәргә түзәргә кирәк түгеллеген дә белә башладым. Өйдәге хәлләрне әнигә сөйли идем дә, ул ышанмый иде. “Юкны уйлап чыгарма инде. Кияү андый түгел, яла якма кешегә”, – дип әйтә иде. Киявенә ышанды, миңа – юк. Әни сүзен тыңлап, тагын берничә елымны әрәм иттем әле мин ул ир белән. Аннары соң мин дә әни сүзен ул кадәр беренче урынга куймый башладым, үз акылым, үз күзләрем күргәнгә генә ышанып хәл итәргә өйрәндем. Менә шунда гына котыла алдым ирдән.
Аерылышкач та, минем әни иремә шалтыратып: “Син Гүзәлне ачуланма инде, холкын күрсәтеп аласы килеп кенә шулай эшләгәндер, кая барсын инде ул синсез? Минем кияү бер генә”, – дип торды. Шул чакта да мине түгел, кыйнап торган ирне яклады. Элек аерылышулар булмаган бит инде, безнең нәселдә дә юк иде ул. Шуңа да әни уңайсызлангандыр. Элек түзеп торганнар бит, ни булса да “ир” дип торганнар. Тормыш булгач, кайчак түзәргә кирәклеген дә беләм мин. Әмма сабырлыкның да бер чиге була. Хатын-кыз гомер буена теш кысып кына яшәргә тиеш түгел.
Бу иремнән киткәч, икенчесенә кияүгә чыктым. Хәзергесе көндә өченчесендә кияүдә. Олы кызым кияүдә, балалары бар. Беренче ир белән күрешмәгәнгә байтак еллар инде. Шулай да, мине онытмый әле ул. Ул да өйләнде, икенче хатыны бала алып кайтты. Ул бала белән онык бер үк елны тудылар. Илледә бит инде без, мин – әби, ул бабай тиешле кешеләр. Бераз гына салып алса, миңа шалтырата ир. Шалтырата да, һаман бер үк төрле җырын җырлый: “Мин бит сине һаман яратам. Дурак булганмын”, – ди. Гел шулай ди ул миңа. Илле яшендә ипотека түлисе, яңа гына тәпи киткән баланы үстерәсе бар бит аңа хәзер. Минем белән генә тынычлап яшәсә, шулай интегер идеме? Юк бит инде.
Гүзәл, Түбән Кама
Мәгълүмат: beznen_avil