«Бик якын күргән бер шәкерте исә Гөлчирәнең тормышын пыран-заран китерде…» (дәвамы)

Өйгә бергә шатланып, көлешеп кайтып кергән чакларны сагынып, ир белән хатын бер-берсенә сыңар сүз дә катмыйча гына ишектән уздылар. Гөлчирә чәй өстәле әзерләгән арада әллә аның янында тормыйм дипме, ире бакчага чыгып китте. Хатын тәрәзәгә күз салды. Бер кулында шлангасы, икенчесендә — кесә телефоны.Газизҗан кемгәдер шалтырата, тик телефонны алучы гына күренми.
Гөлчирә, өстәл әзер булгач та, тәрәзне ачып иренә дәште:
-Матурым, кер әйдә,ашап- эчәбез! Хатынның йөрәге яна, ничек сүз башларга белми аптырады.
-Матурым,инде нишлибез?
-Нәрсә нишлибез?
-Улыбыз кайткач, акча каян алабыз, дим? Син бит малайга дигән акчаны алгансың, кенәгәне карадым мин… Ник кирәкте ул акча сиңа? Фирүзәгә алка алыр өченме? Күрсәтте ул, мактанды, “Ишәк “ алып бирде”,- диде. Синең күзләрең каядыр, ул бит сине ишәкккә генә тиңли. Шалтыратып та ятма! Бүген завод директорының ятагында ул, алмаячак телефонын да…Көтмә дә! Ай,юләр син, юләр сез ир-атлар, күзләрегез сукыр сезнең!
-Син каян беләсең аны? Иренең йөзенә гаҗәпләнү катыш аптырау галәмәте чыккан иде.
— Ничек белмим — бергә эшлибез бит.Ул бит сөйләп тора, күрсәтеп тора…Синең белән ничек йөргәнен, синең шалтыратканнарны.Син бүләк иткән алканы, тәненә син ясаган засосларына кадәр күрсәтте…И, матурым,матурым, дәү әти булырга җыенганда, кияү келәте кирәктеме сиңа? Мин инде,телне аркылы тешләп булса да, түзәрмен, ай-вай килеп кычкырып йөрмәм, ә менә улларың күзенә ничек карарсың син, Газизҗан? Ире озак кына эндәшми торды. Гөлчирә инде, бу тезләнеп гафу сорар, дип уйлаганда гына, көтелмәгән җавап ишетелде:
-Гөлчирә, син рәнҗемә миңа… Мин өйдән чыгып китәрмен пажалуй… Яратам мин Фирүзәне…Т еләсә ни уйла, орыш, сук миңа, яратам! Малай-шалай кебек гашыйк булдым…үзем дә сизми калдым…Башымны бутады ул минем…елан мәхәббәте белән… Көнгә чыксам, гел аның турында уйлыйм…
Гөлчирә телсез калды.Ничә еллар аның белән тормыш арбасын тарткан,уллары тугач та,кулларыннан төшерми күтәреп йөрткән, икешәр смена эшләп, буш урында нигез корган, ллары өчен өзелеп торган Газизҗанымы соң бу ир? Әллә саташамы Гөлчирә? Юктыр, бу ул түгелдер!
-Газизҗан!…Гөлчирә бу хәбәргә түзә алмады, үзен никадәр сабыр тотарга тырышса да, сыгылып төште — туйганчы үкседе. Ире инде чит, чит, хәтта ул ничә еллар мәхәббәт юрганын бүлешкән хатынын юатуны да кирәксенмәде.
Бик авыр иде Гөлчирәгә бу минутларда. Гомерен бары тик иренә, балаларына гына багышлаган хатынның хәлен үзе хыянәт кичергәннәр генә аңлый алыр!
— Гөлчирә, мин барын да сиңа калдырам, киемнәремне генә алам да….
Гөлчирәнең колаклары тынганмы соң, ире нидер әйтә. Ул аны ишетми диярлек! Чукракландымы әллә? Хатын, килеп туган хәлдән нишләргә белмичә, бакчага чыкты. Аяклары үзләре үк аны былтыр Газизҗан белән бергәләшеп ясаган беседкага алып китте. Ирнең куллары алтын иде -челтәрләп эшләнгән беседкада җыйнак түгәрәк өстәл, кечкенә бизәкле эчкәмияләр аның күңел җылысын саклый… Гөлчирә беседка янында үскән үрмәле алсу роза янында тукталды. Нишләптер чәчкәләре бөгелгән әле…Төбе коры икән!…Мичкәгә җыелган яңгыр суын алып килеп чәчкәләргә бөркеде. Мул итеп су сипте.
“Чәчкәләргә дә гел су сибеп торырга кирәк шул, ә миңа? Миңа җылы сүзне кем әйтер, эштән арып кайткан чакларымда кем хәлемә керер, нишли бу Газизҗан?!” Гөлчирә ирен югалту ачысын ничекләр кичерер,уйлары таудан биегрәк, тормышның үзеннән кырысрак, күз яшьләре Балхаш суыннан да тозлырак иде бу минутларда…
Кич ничә еллар бер-берсен ярты сүздән дә аңлашып яшәгән ир белән хатын аерым бүлмәләрдә йокладылар. Гөлчирә төн буе керфек какмады. Таң алдыннан гына йоклап киткән хатынны әтәч тавышы уятты. “Минем тавыкларым ач, безгә җим сип, су куй!” диюе булдымы, әтәч кычкырды да кычкырды. Ире дә шул 15 тавыклы әтәчтән үрнәк алдымы әллә? Гөлчирә йокы бүлмәсенә керде. Урын буш иде. Димәк, ире саубуллашып торуны да кирәк тапмаган! Бүлмәдәге ишеге ачык калган шифоньердан Газиҗанның шакмаклы күлмәк җиңе күренеп тора. Гөлчирә шифоньерны ачып карады-ир үз киемнәрен җыештырган,тик бер күлмәге хатыны шүрлегендә булгангамы,онытылып калган иде. Гөлчирәнең йөрәге кысып куйды. “Улларыма ничек әйтермен, әтиләрен кичерерләрме? Бу хыянәт белән ничекләр яшәп бетәрмен?” дигән уйлары күңеленең иң ерак урыннарын айкап чыкты да тагын күз яшьләре булып сибелде.
Урын-җирне тәртипкә китереп, чәй куеп җибәрде. Йорт эченә чыгып, тавыкларга җим биреп керде. Горур әтәч бүген аңа сынап караган төсле тоелды.
Чәйнеге сызгырган тавышка, уйларыннан айнып,эшкә җыена башлады. Кухня сердәше — магнитоладан таныш җыр агыла:
Вакытлар бит барын оныттыра
Тик хисләрнең төсе югала.
Бер кылынган хыянәттән җанда
Кара табы кала елларга.
Әлеге җыр, бүгенге Газизҗансыз ялгыз иртә Гөлчирәнең күңелендә бик озак сакланыр әле…
Гөлчирә эшкә барышлый “Сөт” кибетенә керергә уйлады. Янган йөрәгенә сөтле чәйнең файдасы тимәсме, эшкә баруга ашчы кыздан чәй куйдыртыр…
Тротуардан олы юл аша чыгарга борылды гына….Хатын калганын хәтерләми. “Уф”дип әйтергә дә өлгермәде, ни булды бу?
Гөлчирәне олы юлдан бик кызу куалап килүче машина бәрдереп тә китте. Юлның икенче ягында сөйләшеп торучы берничә хатын ерактан ук Гөлчирәне танып алганнар иде. Танымыйча — әле узган айда гына терапия бүлегендә ятып чыктылар, шәфкать туташының ачык йөзеннән, тәмле теленнән, тылсымлы кулыннан да тизрәк савыктылар бугай! Саҗидә шунда ук “Ашыгыч ярдәм”гә шалтыратты да, дус хатыны белән юлда яткан Гөлчирә янына йөгереп чыкты. Иртәнге күк йөзе төсле ачык зәңгәрсу күлмәктән кан эчендә яткан Гөлчирә аңсыз иде.
-Саҗидә, машинаның номерын хәтерләп калмадыңмы? — диде Нәфисә дә.
-Номерсыз да таныйм, бу бит балалар санаториясенең главврачы.За рулем да үзе иде бугай, аңа охшаттым.
-Менә сиңа мә! Медиклар бер-берсен таптаткач, безгә ни кала инде?
-Я, әйдә телеңә салынып торма, сумкасын тот, коелган әйберләрен җый, “Ашыгыч ярдәм” килеп җиткәнче, әнә, кемдер хәбәр иткән -полиция машинасы сызгырта, килеп тә җиттеләр. Гөлчирәне кузгатырга да ярамас әле алар килгәч?
Машинадан полиция капитаны төште.
-Шахитлар бармы, кем бәрдерде, светофор нинди төстә иде?
-Без күрдек,менә Нәфисә белән Гөлчирәгә карап сөйләшеп тора идек. Яшел яна иде светофор да. Гөлчирә зебрадан чыкканда, бәрдереп китте, — диде Саҗидә.
-Машина номерын истә калдырмадыгызмы? Шофер туктамадымы? Кире килмәдедәме?
-Машина — главврачныкы!
-Кайсы главврач?
-Санаторийныкы!
-Данис Хәбировичмы? Ничек?Башка сыймаслык! Әллә “капкан” булдымы икән? Соңгы арада еш “каба” диләр иде. Үз башына чапкан икән!
“Ашыгыч ярдәм”машинасы килеп туктагач, шахит кызлар читкәрәк тайпылды. Гөлчирәне носилкага күтәреп салдылар. Хатынның бер кулы сынган, башы ике җирдән яраланган, сул аягының тез капкачыннан туктаусыз кан саркый иде.
“Кайгы ялгыз йөрми” дип халык белми әйтмәс! Гөлчирәгә өелеп килгән иртәнге хәсрәткә юл фаҗигасе өстәлде. Машина ачы сызгыртып китеп баргач та, Саҗидә белән Нәфисә кузгалып китә алмый юл кырында озак кына сүзсез басып тордылар.
-Исән генә калсын иде, җаным, бигрәк авыр тән җәрәхәтләре алган. Аңына гына килсен, Ходаем!Бигрәк әйбәт хатын бит! Куллары алтын бит аның! Терапия бүлегендә аның кебек оста система куючы да юк, нинди каты авырулар булса да, аны чакырып алалар. Үзе карусыз, үзе ярдәмчел, кешелекле!Исән генә калсын инде, раббем!
Гөлчирәнең тормышы өчен хирург Саматов кулыннан килгәннең барысын да эшләде. Ул яктан аңа тел-теш тидереп булмас иде.Талантлы,үз эшенең чын остасы ,операцияләрне уңышлы ясый. Эш практикасында аның пычагы тигән авыруларның 99% исән кала.
Гөлчирә аңына килгәндә,инде берничә сәгать вакыт узган иде. Башы бик каты сызлый. Ни өчендер бик тыгыз итеп бәйләп куйганнар, шуңа чигәләре кысамы? Аякларын кузгатмакчы булган иде -алары да таш аскан сыман – ни кузгалмый, ни күтәрелми.
-Гөлчирә, ай куркыттыгыз, җаным!- диде хирургия бүлегеннән аның янына еш кергәли торган Галия.
Гөлчирә җавап бирергә теләсә дә,теле әйләнмәде. Хәле бик авыр иде.Теле кибеп аңкавына ябышканмы соң — аптырады,әйләндереп җавап кайтара алмагач та, бу ни инде?!
-Тынычлан, аллага шөкер, исән калдың болай булгач. Шәп кеше безнең бу Саматов, куллары алтын аның, сине китергәнле бирле бер яныңнан китмәде, бөтен ярдәмне үзе күрсәтте. Бик ихтирам итә икән сине!- диде Галия.
“Әллә Фирүзә белән үзләрен мин тотканга шулай тырышканмы, хатынына сөйләмәсен өченме? Юктыр, андый вак җанлы кеше түгел ич ул! Әйбәт кеше, кызганыч менә “елан” белән бәйләнеп кенә үзенең дәрәҗәсен бераз төшерде”. Гөлчирә шулай дип уйлады, тик Галиягә бу хакта әйтмәсә дә, дусты сизгән иде:
-Беләм, беләм! Син аларны күргән идең! Юктыр, Саматовның күңеле чиста аның, әгәр синнән ачу алырга уйласа, сиңа булышмаган булыр иде! Мин тизгә генә процедура бүлмәсенә барып, берничә авыруга уколлар кадап киләм, югалтма! — дип, Галия Гөлчирәнең ак бинтларга уралган башыннан акрын гына сыйпап, маңгаеннан үпте дә,бүлмәдән чыгып китте.
“Минем белән булган хәлне Газизҗан беләме икән? Килерме? Әйтүче булдымы икән? Хәер, Фирүзә җиткергәндер аңа, мондый хәбәр тиз тарала бит!Бәлки әле килеп тә чыгар?!” Уйлар хатынның болай да авырткан башын тагын да кысрыклыйлар, сызлаталар иде.
Төш вакыты, төштән соңгы йокы вакыты узды, тик ир күренмәде. Эш сменасы бетәр вакытта бүлмәгә Фирүзә килеп керде.
-Гөлчирә апа, я ничек,хәлләр?
Гөлчирә аның болай оятсыз битен ертып үз янына керүен көтмәгән иде. Ә ул керде менә! Икенче якка борылып кына ятасы иде дә, хәл юк…
-Күрәсең бит! Шатланасыңмы?
-Юк инде, нишләп кеше фаҗигасенә шатланып утырыйм? Никто не гарантирован! Кем белән булмас! Сөйләделәр, санаторий главврачы бәрдергән икән сине! Мир тесен! Менә бит ә?! Мин киләсе атнадан шунда эшкә күчәм бит, Саматов сөйләшкән иде аның белән…. Инде хәзер ни була? Аны эшеннән очырып бәрсәләр, миңа тагын хана икән! Гөлчирә апа,өстеннән бик торма инде, исән калдың бит, бераз штраф кына чәпәсеннәр дә үзенә, эшләсен.
-Мин беркемгә дә начарлык теләгәнем юк, теләмәм дә!…Фирүзә -елан белән сөйләшәсе булгач, теле дә ачылып китте бит әле монда!
-Саматовка шалтыраткан ул: “Гөлчирәне ничек тә исән калдыр, калган гомеремне төрмә баландасы эчеп уздырасым килми, тырыш!”-дигән. Саматов яныгыздан да китмәде. Сезнең урында мин булсам да,ул кадәр карамас иде!
“Әнә ничек икән! Төрмәдән курка икән! Саматов Гөлчирә өчен түгел, Фирүзә өчен тырышкан икән ләбаса, әйе, әйе! Фирүзә эшсез калмасын, санаторийда җылы урында, тыныч кына эшләсен дип тырышкан икән!”
-Гөлчирә апа, ишәгеңә әйттем мин…Тик …аның сүзләрен сиңа әйтергәме икән?Килми ул…
Гөлчирә эсселе-суыклы булып китте.Ни дип җавап бирергә дә белмәде. Эндәшмәде.”Эндәшмәү-ризалык галәмәте” дип аңлаган Фирүзә:
-“Миңа инвалид хатын кирәкми!”диде дә, телефонын бәрде ирең,-диде.
Менә сиңа иске авыздан яңа сүз! Бу минутларда Гөлчирәгә бик авыр иде.
Буш урында икәү нигез корган иреме соң бу?
“Гөлчирәм, күзләреңне яратам мин синең,шундый матур ич алар!”-дип, таңга кадәр капка төбендә серләшкән егетеме? Олы уллары тугач та: “Батыр хатын малай таба, батырым син минем!”-дип кочагына кыскан иреме бу?! Гөлчирә үстергән чәчәкләргә таң калып: “Син үзең иң матур чәчәк ич!” — дип сокланган Газизҗанмы соң бу?! Юк, юк, аңлый алмады хатын иренең бу кыланышын. Аклый да алмады…
Гөлчирәне 2 атнадан соң гына хастаханәдән чыгардылар. Улларының кечесе берничә тапкыр әнисе янына кайтып китте. Йорт-җирне җыештырып, бакчаларны тәртипкә кертте. Малайлары үзләренә охшап кечкенәдән эш яратып үстеләр — кирәк икән идәнен дә юдылар, бакчасын да карадылар, “хатын-кыз эше бу” дип вакланмадылар, керен дә юдылар, әниләре янында аш-суын да әзерләргә өйрәнделәр. Кече уллары Ихтыярның кулы теләсә нинди эшкә ятып тора, теле телгә йокмый — сүзгә дә оста. Әти-әнисеннән акча сорап аптыратмас өчен кафеда бармен булып эшкә урнашкан әнә, лекцияләре бетүгә, шунда йөгерә.
Гөлчирә Ихтыяр белән бик озак сөйләшеп утырды.
-Улым, әллә әтиеңнең чыгып китүен абыеңа хәбәр итми торыйкмы, юкка борчылып ятмасын, кимсенмәсен! Холкы да кызу бит -я үзе белән берәр нәрсә эшләр, ярыймы, — дип улын күндерде.
-Килештек, әни! Әтигә шалтыратып караган идем мин, син чыгасын әйтергә, уртага салып сөйләшергә дип. Алмады телефонын. Ну ладно, раз ул үзенә шундый тормыш сайлаган икән ,не будем беспокоить, әни!Яшәсен, пускай подумает,нинди этлек эшләгәнен…
Ихтыяр әнисен кочаклап алды.
-Ә син молодчинка безнең, менә бит аякка бастың, крепкий орешек син!
-И, улым, басуын бастым, тик менә бер аякка аксыйм бит. Яңадан ничек эшләп китәрмен, эштә бит көне буе аяк өстендә йөрергә кирәк, авыруларга “Минем аягым авырта, үзегез килегез уколга!” дип утырырмынмы? Башымның сызлавы да кимемәде әлегә, кан басымым вакыт-вакыт күтәрелеп китә, даруларны вакытында эчмәсәм, күзләрем шартлап чыгар дәрәҗәгә җитә бит, балакаем!
-Ничего, әни, выкарабкаешься, главное — исән калдың бит!
-Әтиең кайда яши икән соң, белмәдеңме? Фирүзә бит терапиядән китте,балалар санаториясенә күченде.
-Белдем, даже домын да беләм, пацаны сказали… Они снимают квартиру, әни.
-Әллә синең белән икәү барып карыйкмы, сөйләшеп… әтиең белән дим?
-Ты че, әни,ярат инде бераз үзеңне! Бездән башка яши алмаса, үзе кайтыр…ну ты даешь, ташлап чыгып киткән ирне эзләп барырга? Где у тебя уважение к себе? Ихтыяр Гөлчирәне бакчадагы беседкада утырырга күндереп, үзе өйне ялт иттереп җыеп-юып чыгарды. Улының җитезлегенә хатынның исе китте. Күз ачып йомган арада, өйнең һавасы ук икенчеләнеп киткән иде.
Көннәр бер-бер артлы уза торды. Гөлчирә инде ялгызлыкка да күнеп килә иде. Эшкә чыгып, акрын гына хезмәт белән онытылып йөргәндә, Газизҗан турында хәбәр килеп иреште. Терапия бүлегенә дәваланырга Сария исемле хатын керде. Бик хәбәрдар, бик телчән нәрсә. Сария Газизҗан белән Фирүзә тора торган йорттта яши икән. Квартиралары кара-каршы гына… бөтен хәбәр, вакыйгаларның үзәгендә кайнаган хатын бер көнне Гөлчирәнең ялгыз гына авырулар тарихын тутырып утырган чагын туры китереп, үзе белгәннәрне сөйләргә булды.
Фирүзә күрше хатынына серләрен ачкан икән! “Мин синнән корсаклы!” дип, Фирүзә башта Саматовка бәйләнеп караган, тегесенең хатыны килеп пыр туздыргач, тизрәк моны санаторийга озатканнар, күз алдыннан яшереп торырга, Фирүзәгә аборт ясатырга тәкъдим иткән, “балаңны алдырмасаң, очрашмыйбыз башка” дип тә кисәткән. Фирүзә ризалашмаган. Хәзер Саматов бөтенләй икенче кыз белән чуала, имеш. Слоны килгәләп йөри, күрәм. Слонны югалтмас өчен, корсагын салды бит Фирүзә. Кесәсе калын бит Слонның, абортка ризалашты кыз. Берничә көн мин дә кереп ярдәм итеп йөрдем. Газизҗанга “сулы таз күтәргән идем, корсагым төште” дип алдады. 2 көн ятып чыкты. Газизҗанның сезнең ир икәнен монда кергәч кенә белдем әле мин, Гөлчирәкәем. Сез берүк миңа ачуланмагыз инде. Гайбәт булса да, никтер сезгә белдерәсем килде. Авырый бугай ирегез. Ябыгып та киткән төсле күрәм. Фирүзә рәтләп өйдә тормый бит ул, башта эштә, аннары биләмдә, пешереп тә ятмыйдыр, үзе туеп кайткач. Әле мин монда керер алдыннан гына шул Слоны белән Эмиратка китте.Тегесе хатынын ничек алдагандыр, кем белән барам дигәндер, Фирүзә Газизҗанга иптәш хатын белән дип ирештерде. Миңа китәр алдыннан ачкычын калдырган иде. Кечкенә эте бар бит, күкрәккә тыгып йөри торган, шул Слоны бүләк иткән булган, шуны көнгә 3 тапкыр ашатып, һавада йөртергә кушкан иде. Менә үзем дә авырып киттем бит әле. Улыма әйттем инде. Газизҗан яратмый ул этне,но Фирүзәгә дә каршы килә алмый. Өйдә бала урынына шул кечкенә эт асрыйлар хәзер.
-Сария апа, рәхмәт хәбәрләрең өчен, әмма боларның миңа кирәге бармы икән соң?!
— Нишләп булмасын? Ирегез юкка чыга ич! Күреп торам ич мин, борчыла ул, тик горурлыгы гына комачау итәдер.. яңадан сезнең янга кайтырга…

(Дәвамы бар)

Гульнур Айзетуллова

Бәйле