Чабып барган тормыш арбасын бит, туктатып, тик бер тын алабыз…»

Үлгәннәрне искә алыйк диеп,
Бардык әле бүген зиратка.
Беребез дә бит мәңгелек түгел,
Һәрберебез тора чиратта.

Ярый әле, кайчан барасыбыз
Мәгълүм түгел, шунысы юаныч.
Белеп торсак көнен барасының,
Булмас иде яшәү — куаныч.

Алай итәм, болай дигән булып,
Дөньялыкта гомер итәбез.
Көннәрнең берендә барын ташлап,
Барыбыз да шунда китәбез.

Хәйран калып йөрдек, әйтерсең лә
Авылдашлар монда күчкәннәр.
Кошлар сайрый, тулып җиләк пешкән —
Җир өстендә без бит — хисчәннәр.

Алар өчен берни кирәк түгел,
Өй эчләре тора балчыктан.
Кабер тышы бизәлгәнме, юкмы,
Кызыксынмый алар, талчыккан.

Шулай инде, мәрхүмнәр янында
Без бер мәлгә туктап калабыз.
Чабып барган тормыш арбасын бит,
Туктатып, тик бер тын алабыз…

Сәрия Шакирова

Бәйле