Татарстан колониясенә исерек килеш йөргән өчен 200 сәгать җәза үтәмәгән депутат юл тотачак. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан прокурорының матбугат чаралары белән үзара хезмәттәшлек буенча өлкән ярдәмчесе вазифаларын башкаручы Руслан Бариев сөйләде.
Узган елның декабрь башында Чирмешән муниципаль районы Советы депутатын исерек килеш руль артында тотканнар. Хокук бозган өчен ир-атны 200 сәгатькә мәҗбүри эшкә хөкем иткәннәр, ике елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән, шулай ук депутат вәкаләтләреннән төшерергә тиеш булалар.
Әмма ир-ат җәза үтәүдән баш тарта һәм үз эшен депутат статусында дәвам итә. Ул чакта суд аңа элегрәк билгеләнгән хөкем карарын колония-поселениедә 22 көнгә җәза үтәүгә алыштырган.
Мәгълүмат: tatar-inform.tatar