// Татар Тудей // Татар Бүген //
Еллар үткән саен тамашачыларның яраткан җырчысына әйләнгән автор-башкаручы, композитор Дәниф Шәрәфетдинов Татар Тудей сорауларына җавап биреп, бүген ничек иҗат белән яшәвен, гастрольләрен, Казанга беренче килгән вакытларын, Чаллыдагы тормышын нигә Казанныкына алыштырмаячагын, «Бәйрәм» ансамбле, аны Иркә җитәкләвенә фикерләрен сөйләде.
– Яшьлектә эшләнелмичә калган эшләр бармы?
– Күп кенә яңа җырлар калды эшләнә алмыйча. Иске җырлар дигән төшенчә юк минем өчен. Бар күңелгә якын җырлар. Шуларны кабаттан чыгарасы бар. Ел ахырыннан эшли башлаган идем, шуны дәвам итәсе иде.
– «Бәйрәм» ансамбле хәзер җырчы Иркә белән чыгыш ясый. Бу хакта халык тарафыннан күп фикерләр әйтелде. Кемдер моңа Хәния апаның рухын саклау, дип караса, кемдер аннан башка әлеге ансамбльнең булуы мөмкин түгел, дигән уйда. Сезнең моңа шәхси фикерегез нинди?
– Халык сүзенә барыбер колак салырга кирәк. Әле аларның чыгыш ясаганын күргәнем юк. Әгәр дә алар һәрбер концертта Хәния апаны искә алып, «Бәйрәм» ансамбле үз рухын саклый, аның җырлары яңгырый икән, мин каршы түгел.