Алсу Фазлыева: «Ул безне бурычтан коткарды…»

-- Alina

Соңгы бер-ике елда челтәрле эшмәкәрлек белән шөгыльләнүче компанияләр саны сизелерлек артты. “Гербалайф”, Эйвон”, “Орифлэйм”, “Гринвей”, “NL”, “Фармаси”, “Ситилайф”, “Кунет”, “МэриКей”, “Эмвей” һәм башка дистәләгән компанияләр әледән-әле үзенә эшкә чакырып тора. Анда уңучылар аз, уңмаучылар күп, бөтенләй бу эшкә каршы булучылар да юк түгел. Төрле тарафларны тыңлап, Татарстанда челтәрле маркетинг белән бәйле вазгыятьне тикшердек.

Челтәрле эшмәкәрлек системы бик гади. Үзең кайсыдыр бер компаниягә теркәлгәннән соң, үз астыңда структура төзергә тиеш буласың. Синең исемгә теркәлүчеләр дә үз астына мөмкин кадәр күбрәк кешене яздырырга тиеш. Син төзегән структурадагы кешеләрнең аена күпме тауар сатып алуына карап, сиңа хезмәт хакы яки ниндидер бонуслар языла.

МЕРСЕДЕС АРТЫННАН БАРУЧЫЛАР

Җырчы Фазлыевлар гаиләсе — Алсу белән Азат икесе дә челтәрле бизнеста «NL» компаниясендә эшлиләр. Ике ел элек бу компаниягә Алсу барса, бераздан ире дә кушылган.

Азат Фазлыев (уртада)

— Гомер-гомергә челтәрле бизнесны җитди кабул итмәдем. Әллә кайларга дәштеләр, чакырдылар, финанс пирамидаларына да чакырдылар. Бернинди продукт җитештермичә, әз генә акча салып күп акча китерәчәк, дип вәгъдә итүче финанс пирамидаларын күрә идем дә, ничек инде акчаны гына әйләндереп, һавадан акча эшләп булсын, дип уйлап бармый идем. Күп еллар эшләп торган челтәрле бизнес тауарларын куллана идем, ләкин үз тирәмдә анда эшләп зур уңышка ирешкән кешене белми идем. Аена 3-5 мең сум акча эшли торганнардыр инде, дип уйлый идем. Көннәрнең берендә үзем дә «NL»да теркәлдем дә, шуннан китте инде, — дип сөйли Алсу Фазлыева.

Ул үзе төзегән структурада күпме кеше икәнен әйтергә теләмәде, күз тиюдән курыкты. Бер мең генә кеше түгеллеге билгеле. Алсу “NL” компаниясендә татарстанлыларның гаять күп булуын да ассызыклады.

Гыйнвар аенда 20 процент кешегә өч миллион сумлык хезмәт хакы түләдек

— Безнең компаниягә килүчеләрнең 20%ы уңышка ирешә. Менә гыйнвар аенда безнең структурадагы 20 процент кешегә өч миллион сумлык хезмәт хакы түләдек. Татарстанда безнең компаниядә эшләүчеләр бик күп, продукцияне кулланучылар исә тагын да күп. Уйлап кына карагыз: “NL” компаниясендә 2013 елдан бирле иң актив кешеләргә автобонус бирелә. Бүләккә “Мерседес” машинасы бирәләр. Шушы алты ел эчендә 900 машина бирелгән һәм шуның 25е — Татарстанда, дип сөйли Алсу. Тугыз ай эчендә аның структурасында да өч кешегә “Мерседес” машинасы бирелгән. Машинаның берсе — Фазлыевларда.

— Өченче машина авылда яшәүче Рузилә Гомәрова исемле гап-гади кызга эләкте. Ул бер ел эчендә автобонуска чыкты, бик яхшы хезмәт хакы алып эшли. Калганнар да күп эшли әлбәттә. Өч автобонус, 4 бриллиант бар безнең командада. Менә тагын берничә бриллиант квалификациясе туарга тора. Аны япкан кешеләр компаниядән бушлай автобонус алалар. Кабат әйтәм: бушлай! Аны алган кеше өч ел компаниядән китмәскә тиеш, шул гына. Шундый зур командаңны ташлап барыбер китмисең инде. Китсәң, ахмак буласың! Беренче айда ук 8 мең сумнан акча эшли башлыйлар бездә. 200 мең сумга кадәр хезмәт хаклы кешеләр бар, дип сөйли Алсу.

— Тауарны ничек сатасыз соң, Алсу?

— Элек мин дә уйлый идем: кешегә ничек тауар сатып була инде, аны ничек тәкъдим итәсең, дия идем. Ләкин син продуктны бик яратсаң һәм аның файдалы икәнен аңласаң, була икән. Без бит ул продуктны үзлегебездән генә укып өйрәнмибез, белгечләр безгә аны аңлатып сөйли, иң мөһиме — без аны үзебездә кулланып тикшергәч, башкаларга оялмыйча һәм бик җиңел тәкъдим итәбез. Аның кайтавазлары шуннан китә инде. Кемдер туганына, күршесенә тәкъдим итә. Үлеш авыр эш түгел. Нык булырга кирәк. Кемнәрдер баш тарта, яки ышанмый. Андый вакытта күңелне төшермәскә һәм үз сүзеңдә нык булып калырга кирәк.

— Сезнең Инстаграмда 156 мең язылучы бар. Сезгә клиентлар табу кыен түгел, билгеле.

Язылучың миллион булса да, кешеләрне яратмасаң, эшләп булмый

— Бу безгә карата булган бердәнбер әйтер сүз инде. Күп кеше шулай дип әйтә. Бездән күбрәк язылучылары булучылар да килеп эшләп карады, ләкин никтер аларның килеп чыкмады. Ул аннан тормый. Үз астыңда эшли торган кешеләрне, командаңны хөрмәт итәргә, продуктны яратырга кирәк. Минем аста эшли торган кешеләрнең берсе дә билгеле кешеләр түгел. Аларның язылучылары да юк. Ләкин алар барыбер эшләргә өйрәнделәр. “NL” 19 ел эшли торган компания. Ул чакта бит әле Инстаграм булмаган. Монда иң беренче һәм мөһим сыйфат: кеше белән аралаша, аңлаша белү. Язылучың миллион булса да, кешеләрне яратмасаң, алар белән эшли белмәсәң, минминлекле булсаң, берничек тә эшләп булмый. Башыңдагы таҗыңны салып торырга туры килә андый чакта, — ди Фазлыева.

— Алсу, ни өчен бу бизнеска күбрәк хатын-кызлар килә?

— Үзем дә аңламыйм. Никтер безнең командага да гел хатыннар килә. Менә әле генә Мәскәүдән кайттым. Анда бизнеста иң күп акча алып эшләүче лидерлар — бар да япь-яшь ирләр. Миллионнар алып эшлиләр. Алар миннән дә яшьрәк. Азат та ярты ел бу эшемә каршы булган иде, хәзер үзе дә бик яратып эшли компаниядә.

Алсу үзенең бу төр эшмәкәрлеккә кереп киткәненә үкенмәве, әлеге эштә үзендә бик күп яңа сыйфатлар тәрбияләве турында тәмләп сөйләде.

Бу эш килеп чыкканга рәхмәт әйтеп яшибез. Ул безне бурычтан коткарды

— Мин челтәрле бизнеска килгәч бик күп негатив ишеттем. Интернетта тәкъдим итеп яза башлагач, “лохотрон”, җитди түгел”, “кеше алдыйсыз”, дип тә әйттеләр. Шул чакта аларның белер-белмәс сүзен тыңлаган булсам, хәзерге вакытта гөрләп барган бу эшем булмас иде. Бу эш килеп чыкканга рәхмәт әйтеп яшибез. Ул безне бурычтан коткарды, безнең астагы тиенне тиенгә санап яшәгән кызлар хәзер елый-елый рәхмәт әйтә. Кемдер баласын шәхси бакчага бирде, кемдер өй сала, кемдер ялга барды, кемдер машина алды… Кемдер ремонт ясап чыкты. Һәр кеше рәхмәттән башка сүз әйтми. Бу — безгә таянган кешеләр. Челтәрле эшмәкәрлек миндә йоклап яткан бик күп шәхси сыйфатларымны ачарга да ярдәм итте, — ди Алсу.

 

 

Мәгълүмат чит ил агентлыгыннан

Бәйле