«Мин һәрчак синең яныңда булырмын. Миңа бүтән беркем дә кирәкми»

Бүген Нәфисәнең күңеленә иртән иртүк кош кунаклады: әллә кая очып китәргә теләп җилпенеп тора. Бер дә юкка түгел бу – йә яхшы хәбәр ишетергә, йә берәр күңелсез хәл килеп чыкмагае… Сынаганы бар Нәфисәнең. Мәчеткә барып, таныш абыстаена хәер биреп кайтырга кирәк.
Нәфисә, зәңгәр халатының төймәләрен ычкындыра-ычкындыра, кием шкафы янына килде. Төрле бизәкләр белән сырлап эшләнгән ишеген беркавым сыпырып, татлы хатирәләр дәрьясына чумып алды. Бигрәкләр дә алтын куллы иде җәмәгате, авыр туфрагы җиңел булсын… Менә мөселманча тегелгән, үтүкләп элеп куйган күлмәкләре. Аларны сыйпап алды. Ал төстәгесен киеп карады:
– Юк, бармый… бик рәхәт чакта гына киеп була моны.
Салып, яңадан шкафка элде. Яшел җирлеккә зәңгәр кыңгыраулар чигелгәнен алып киде – шушысы бик килешле дә, күңел халәтенә туры да килә. Зәңгәрсу яулыгын кулына алгач, чия иреннәре елмайгандай итте: кадерле истәлекләр җанны каз мамыгы белән сыпырып үттеләр, бик бәхетле чаклары Нәфисәгә көч өстәгәндәй булдылар. “Тәүбә” мәчетенә барып ире рухына дога кылу нияте яңа мәгънә төсмерен алды.
…Бар иде бит аларның бәхетле чаклары! Мәхәббәтләре чишмә суыдай саф иде, яңа яуган кардай ак иде. Шау-гөр килеп торган авыл клубында табыштылар Нәфисә белән Рамил. Нәфисә шәфкать туташы булырга укыган җиреннән дус кызына кунакка кайткан иде. Ә Рамил гөләп чәчкәседәй алсу йөзле, зәңгәр күзле бу кызны күрде дә “капланды”.
– Кара әле, синнән күзен дә алмый бит…
Дустының колагына пышылдавыннан Нәфисә утка төшкәндәй булды. Болай да, егетнең күзләренә карау белән ике битен ялкын өтеп ала – кара син аны, читтән бөтенесе күренеп тора икән ләбаса!
– Харап… бөтен кызга да карый бит ул, – дигән булды. Яшерәсе, Нәфисәнең бик тирәнгә яшерәсе килде әлегәчә татымаган бу хисне. Әллә ничек, рәхәт тә, үзе оялтып каушата да. Кызның йөрәген бөтенесе экрандагы кино караган кебек күрәләр төсле…
Килеп кердең кинәт тормышыма
Айдан төшкән сихри нур булып.
Күктән иңде шатлык-сөенечләр,
Наз чишмәсе акты ургылып.
Кичә ахырында Рамил Нәфисәсез бер минут торалмас Мәҗнүнгә әйләнде. Таныштылар, бергә биеделәр. Бер-берсенең җан тирбәлешен тыңлый-тыңлый, тын авыл урамнарыннан ярты төнгә кадәр, куллары ялгыш орынса да, сискәнеп китә-китә, серләшеп йөрделәр. Кайткач, икесе ике җирдә йоклый алмый, төн буе әсәрләнеп чыкты. Һәр икесе йөрәк кошын өзелеп сагынды, күзе төшкән ярын гомер буе белгәндәй хис итте…
Менә шулай бәхетле гашыйклар ял көннәрен ашкынып көтеп алдылар; әле Рамилнең авылында, әле Нәфисәләрнең капка төпләрендә очрашып, бер-берсенең тормышын нурландырып яшәделәр. Нәфисә, әнисенең сүзләрен колагына киртләп барган ипле кыз булганга, егетенең куллары әрсезләнә башласа, шунда ук энәләрен тырпайта: “вакытны ашыктырма”, янәсе…
– Без барыбер бергә булабыз бит… – дип кайнар пышылдауларга:
– Тумаган тайның билен сындырма, – дигән коры җавабы егетне күктән җиргә төшерә.
Рамил ярты елдан авыл хуҗалыгы техникумын тәмамлады. Көне-сәгате белән армиягә алып киттеләр.
– Их, иркенләп йөреп тә булмады бит! Сине күрми, ничек түзәрмен? Көн дә хат яз, яме? – егетнең күңелен язгы сулар ергалагандай булды.
– Мин сине көтәчәкмен – шикләнмә дә, яме? Һәр көнне хат язармын. Исән-сау әйләнеп кайт, Рамилем минем!
– Егетләр йөрер инде артыңнан…
– Исең китмәсен! Минем холыкны беләсең – бер-ике сүз әйтүем җитәр – эзләрен суытырлар. Юкка хафаланма, көтәм дидем бит инде!
Шулай да, киткән кешегә җиңел булмады. Кичләрен армиядә үзе кебек сөйгән кызларын калдырып килгәннәр белән гапьләшеп сагынуларын бастылар. Анысы, эч пошып, кайгыга батып утырырга вакытлары да юк иде – монда тормыш гражданкадан нык аерыла шул! Мәхәббәте Рамилгә хәрби хезмәтне командирларыннан бик яхшы хезмәт итә дигән мактау кәгазләре алырлык итеп үтәргә һәрчак көч биреп торды:
Йөрәгемнең сайрар былбылы син –
Сихри моңга тулды бар дөньям.
Сине уйлап йокыларга талам,
Сине уйлап, иркәм, уянам.

Чын ир-егет булып кайтып төште Рамил. Сагынулары кочып-үбүдән генә таралмагач, туйлар ясап өйләнешеп тә куйдылар. Рамилләрнең авылында яшәп китәргә колхоз бик күркәм генә торак йорт бирде. Ике яктан да мал-туар китерделәр, кош-кортны үзләре тергезде – авылда көйле-җырлы тагын бер матур гаилә артты.
Бәхетле яшәделәр алар. Шулай уйлый да, Нәфисәнең җанына рәхәт дулкын килеп кага. …Тирә-якны алсу нурга күмеп, тау битенә урнашкан авылда гүзәл таң ата. Җәйге таң! Авыл халкы гадәтләнгән эш-мәшәкатьләренә чумып, илаһи матурлыкны күрмидер дә кебек. Ләкин берәр иртәдә күкне кара болыт сарып, таң атмый гына көн туса, җанга нидер җитми – сихри аяз таңны сагынасың… Үзара мөнәсәбәттә дә шулай: матур-җылы аралашуга гадәтләнеп беткәннәр моңа шул чаклы күнегәләр ки, башкача булуы мөмкин түгел дип уйлыйлар. Нәфисә медпунктта апа-әбиләргә җылы сүзен, хәер-хаһын, йомшак кулын кызганмады. Аны авыл халкы, яратып, “Ак Нәфисә” дип атадылар. Ә Рамил җанының бар җегәрен басудагы игеннәргә бирде. Нинди генә тәҗрибәләр эшләп карамады ул! Язарга хирыс бүтән бер көдер әтәч булса, шуларны туплап, эшкәртеп, фәнни хезмәтләр язар, зур трибуналардан ялкынлы чыгышлар ясар иде… Рамилгә алынган бай уңышлар – мактау кәгазьләре дә, орден-медальләр дә шул үзе иде. Эшкә бирелеп, хезмәттән тәм табып, бер-берсен сөеп кенә ел арты еллар узды. Дөнья артыннан артык кумый гына, биргәненә шөкер итеп яшәделәр. Авыл җирендә кул кушырып утырып булмый, хуҗалыкта мал-туар да асрарга кирәк. Ике баш сарыклары бәрәннәре белән көтүдән каршы барып алуны гадәткә керттерделәр; ихатага ямь биреп, сигез тавык, бер әтәч, җиде үрдәк, җиде каз бәпкәсе таңнан торып, үз телләрендә гапьләшә башлый. Өй артындагы алма бакчалары карлыган, кура җиләге һәм башка нигъмәтләре белән кечкенә гаиләне туендыра. Инде ни гомер яшәп, һаман икәү генә булулары күрше-күләнне бераз аптырата иде. Болар тыштан шат-бәхетле, эчтән нинди утларда янганын кемнәр сизенсен?!
Хәвефле уйлар өйләнешеп ярты ел торгач та беренче булып Нәфисәгә килде. Рамил балага узуның үзенең бер ырымы булуына инанып:
– Ходай әмере килеп җиткәч, туар әле, – дип яшь хатынын тынычландыру юлын тапты. Инде ике елдан артык яшиләр, Нәфисә бер таңда тагын борчуларын ачып салды:
– Олыгайгач, беренче баланы тудыру зур авырлык белән уза. Минем яшь бара бит…
– Врачлар арасында йөрисең – сине караусыз калдырмаслар. Кайгырма, бичәм, калага барып табарбыз, – Рамил һәрвакыттагыча оптимист булып калды (ул инде, гаеп үзендә түгел микән дип, яшертен генә, кирәкле белгечләргә күренеп, сау-сәламәт икәненә инанган иде). Кала сүзен ишеткәч, хатын тикшеренергә кирәк дигән карарга килде. Озак йөрде ул, әле бер, әле икенче анализын алдылар. Аңа соңгы сүзне әйткәнче, төрле дәвалану курслары билгеләделәр: эшеннән ике атна ял алып ләм белән дәвалану өчен профилакторийга китте. Үзе кебек язмыштан кыерсытылганнарны шунда очратты ул. Әлегә тиклем Нәфисә аз гына хезмәт итү юлында нәкъ киресен генә күргән иде: яшь кенә кызлар авырын төшерер өчен нинди генә әмәлләр уйлап тапмыйлар, таблеткалар йоталар, кайнар ванналарда яталар һәм шулар нәтиҗәсендә килеп чыккан яңа бәлаләргә тарып – кан китү, косу, эч авырту яки куйган максатларына ирешә алмауларын танып – аның янына киләләр иде. Их, юләр кызлар! Аның хәлендә калып, тик бер генә көн яшәсеннәр иде! Врачлар соңгы диагнозны куйганчы ук, Нәфисә үзенең җимешсез агач икәнен инде чынлап аңлады. Ниһаять, кулына расланган кәгазьне тоттырдылар.
– Өметне өзәргә ярамый. “Өметсез – шайтан” дип юкка әйтмәгәннәр. Ярты елдан дәваланырга тагын килегез, – дип, юата-юата озаттылар…
Инде нишләргә? Баласыз өйдә кот юк. Бала – гаиләнең кояшы: өйгә яктылык тәрәзәдән иңсә, гаиләгә якты нур сабыйлардан бөркелә… Алар өйләрендә яшь баланың шат тавышын, көлүен ишетүдән, аның бүлмә буйлап уйнап, йөгереп йөрүен күрүдән мәхрүм… йә, Ходам! Иренә ничек әйтергә? Киләчәктә дә бергә калыргамы? Нәфисәнең кызыл чия кебек тулышып торган иреннәре дерелди, нәфис борын яфраклары, һава җитмәгәндәй, киерелеп-киерелеп ала. Калтыранган бармаклары саргылт төстәге күлмәгенең ак якасын бөтергәли. Ничек тә үзен кулда тотарга тырышмасын, хакыйкать җанны каезлый: Рамилнең нәсел җебен өзәргә хакы бармы аның? Күкчәчәктәй күзләрен яшь пәрдәсе сарды…
– Безгә аерылырга кирәк…
Ах, ул көн… Бу сөйләшү – йөрәктәге мәңгелек җәрәхәт. Беркайчан да начар уйларга юл куймаган, аны да рухландырып, яхшыга өметләндереп кенә торган Рамил кулындагы кәгазьне тоткан килеш катты да калды. Нәфисәгә арты белән борылды. Тик көзгедәге чагылышы нәкъ Нәфисәгә сибелде: ике күзеннән дә бите буйлап буй-буй яшь тасмасы сузылып төште, ирен читен каты итеп тешләгән, үзе күзләрен әле йома, әле ача. Нәфисәнең коты очты. Йөгереп барып ирен аркасыннан кочып алды, башын аның мускуллары кабарып торган көчле кулбашына салды:
– Син башканы табарсың… бәхетле булырсың. Син бәхетле булырга тиеш…
Рамил ике учы белән күзләрен сыпырып алып, аңа таба борылды:
– Ю-ю-ук!.. Ни сөйлисең син?! Бу безнең икебезнең уртак кайгы. Ничек мин синсез бәхетле була алам? Синсез… миңа үлдең ни дә яшәдең ни…
Кочаклап, Рамил хатынының чәченнән, колак яфракларыннан үпте. Үзенә никадәр авыр булса да, хәләл җефетенә тагын да авыррак икәне ирнең бәгырен көйдерде. Дәшмәделәр…
Син булмасаң минем тормышымда,
Бакчадагы моңлы сандугач,
Йокыларга талган бәхет кошым
Күзен ачмас иде таң тугач.
Сөю тәмен белми китәр идем,
Назларыңа төнем тулмаса.
Әллә кайдан кемне көтәр идем
Йөрәгеңә якын булмасам?

Менә шулай гаиләнең ваемсыз сәгадәтле үткәненә сары нәркисләр төшерелгән соргылт пәрдә эленде. Хәзер киләчәкне башка уйлар белән, бүтән планнар белән яшәп алып китәргә… Бу хәбәрне турый-турый ваклап йотарга җаннарга ун көн кирәк булды. Ә табигатьтә яшәү өчен көрәш кайный: кышын йокымсырап торган бар тереклек мәңгелек тормыш җырын башлап җибәргән; кечкенә бөҗәкләргә кадәр бер-берсенең кирәклеген тоеп, җирдә дәвамчыларын калдыру белән мәшгуль. Нәфисә, уйлары бер тәртипкә килгәч, өч көнгә түләүсез ял алып, әти-әниләренә китте. Рамил:
– Бергә барып кайтыйк, “юл газабы – гүр газабы” , – дип тәкъдим ясаса да, Нәфисә ялгызы кузгалуны мәслихәт күрде.
– Ярый, җаным, эшеңне калдырып син дә йөрмәче… Әниләргә шатлык алып кайту түгел лә.
Аның кечкенә чактагы кебек әнисенең күкрәгенә башын салып бар хәсрәтен юп төшерәсе килде…
Базарга чыгып, күчтәнәчкә тәм-томнар, әтисенә яшел шакмаклы киндер күлмәк, әнисенә көрән төстәге җылы кофта алды. Үзе дә килешле матур кара итәге белән зәңгәр блузкасын киеп, көмеш алкаларын тагып җибәргәч, гүзәл ханымга әверелде. Җылы гына саубуллашып, аяз матур иртәдә автобус белән туган якларына юл тотты.
Ата йөрәге дә, ана йөрәге дә баласына төшкән бар кайгыны, борчу-мәшәкатьне тулысы белән күтәрә, бөтенләе белән баласын кайгыдан арындырыр иде – анысына көче җитми шул…
– Их, кызым, кызым!.. Алтыдамы, җидедәме укыганда, өшеп кайтканың хәтеремә төште менә… Температура белән бер атна яттың, эчең дә авыртты. Аның врачы да, әйтер идем инде, “салкын тия инде ул, кызлар авырый инде ул…” дип таблеткалар гына бирде. Шунда булниска саласы калган, үзем дә инде тәвәккәл булмаганмын. Фараз кыла идем бит, эчтән генә ут йотып кала идем, салкында җылы киенеп йөрмәгәнеңә. Күпме әйттем: “Салып ат шул билеңне дә капламаган кофта-чалбарларыңны” дип. Барысы да шулай киенә, әни, мине “отстой” дип түбәнсетсеннәрме, дия идең шул!
– Их, әни!.. Егыласымны белсәм, мамык ястык түшәп куяр идем… Класста бик чая кыз бар иде шул – Фирая, барысын ул котыртып торды. Их!.. Хәзерге акылларым булса, толыпка уранып йөрер идем лә ул, хет арттан әллә ниләр кычкырып калмаслариеме…
Әниләренә кайтып килүе Нәфисәнең юкка булмады: күңеле тынычланып киткәндәй булды. Үкендерерлек балачак хәтирәләрен искә алса да, әнисе әйтә, яши-яши аналык инстинктлары җиңәргә мөмкин, бөтенесе дә Ходай кулында, гел яхшыны сора, яхшыга инан ди…
– Тор, матурым, уян! Әнә нинди матур таң ата! Нәфисә, без бит гарип-гораба түгел, тормыш ямен күреп, бәрәкәтле гомер кичерик! Икебез дә хезмәт көче белән көн күрәбез, кешеләргә кирәгебез бар. Нәрсә җитми тагын?!
– Әйе, Рамил, гел елап-сыктап яшәүдән бер мәгънә дә булмас. Мин кешеләрдән көн буена күпме рәхмәт сүзе ишетәм, җылы караш тоям. Эштә мин бәхетле. Ләкин сине бәхетле итә алмыйм.
– Бәхет ул кешенең үз күңелендә. Бәхет балада гына дип беркемнән ишеткән юк әлегә. Алай икән, тора-бара берәр җае килеп чыгар… Әйдә, сүз куешабыз, бу темага әлегә сөйләшмик, яраны яңартмыйк. Шуны исеңдә тот: мин һәрчак синең яныңда булырмын. Миңа бүтән беркем дә кирәкми. Син – минем мәхәббәтем! Син – минем бәхетем!

(дәвамы бар)


Зимфира Исламова

Бәйле