// Татар Тудей // Татар Бүген //
Җырчы Алсу Фазлыева инстаграмда әтисенең нинди авырудан үлүе турында яза һәм аның гомерен саклап калу өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләренә рәхмәтен җиткерә.
«Бик авыр… Әле генә җир жимертеп эшләгән кешенең бүген юк икәнен йөрәк кабул итә алмый… Типсә, тимер өзәрлек әтиемнең 2,5 ай эчендә күз алдыбызда сулып баруын күреп, эчтән ничек янганыбызны үзем hәм якыннарыбыз гына белә. Салкын тиеп, пневмония авыруы алып китте…
Без барын да эшләдек, 24 сәгать яныннан китми, өч бала, кияүләр hәм туган апабыз белән чиратлап сакладык.
Рәхәтләнеп сөйләшергә дә, үткән тормыш юлына нәтиҗә ясарга да, киңәшләрен бирергә бирелде бу вакыт…
Хәзер инде Яшьләр урамын яңгыратып зур КАМАЗыңда кайтмассың, тик шулай да минем өчен ерак рейска киткән кебек кенә син, әти», дип яза Алсу Фазлыева һәм әтисенең гомерен саклап калу өчен көрәшкән медицина хезмәткәрләренә, авыр вакытларында булышкан һәр кешегә рәхмәтен, изге теләкләрен ирештерә.
Мәгълүмат Алсу Фазлыева инстаграмыннан