Халыкара театр көнендә Әлмәт татар дәүләт драма театры зур югалту кичерде – җыр-моңга гашыйк артист Илшат Агиев юл фаҗигасендә һәлак булды. Аңа нибары 28 яшь иде.
Фаҗига 26 март кичендә Казан – Оренбург юлының 266 нчы километрында өч машина катнашында килеп чыга. 1987 елгы йөртүче утырган «Тойота Камри» машинасы, каршы як юлга чыгып, бер-бер артлы ике машинага бәрелә. Юл һәлакәте нәтиҗәсендә ике машина йөртүченең дә гомере өзелә. Каршы як юлдан килүче әлеге ике машинаның беренчесендә хатыны белән Илшат Агиев та була…
Артист тумышы белән – Башкорстанның Тәтешле районы Күрдем авылыннан. Әлмәт театрына ул, Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Илдар Хәйруллин курсын тәмамлап, 2011 елда эшкә килә. Җыр-моңга гашыйк, татар җанлы, тыйнак – белгән кешеләр аны шушы сүзләр белән тасвирлый.
Әлмәт театрының урта буын артисты, Татарстанның халык артисты Рәфыйк Таһировка да бу вакыйга белән килешү шактый авыр. Илшатны аеруча якын иткән кешеләрнең берсе ул.
– Театрдан озату булмады шул, рөхсәт итмәделәр. Моргтан гына озаттык. Кеше күп җыелган иде, бик озак көттек. Хатыны хастаханәдән чыкты, әмма ул әле хәлне тулысынча аңлый торган халәттә түгел, – дип ачыклык кертте артист. Әлмәт театрының күп кенә ир-атлары Илшатны Башкортстанга кадәр озата киткән. Улын анда әнисе көтә. Илшатның әтисе – Себер якларында эштә, аның да кайтып җитешүен көтәләр…
Гастроль вакытларында да бергә сөйләшер сүзләре бетмәгән, карашлар, фикерләр уртаклыгы бәйләгән Илшат белән Рәфыйк әфәндене. Әдәбият, милләт, хәзерге хәлебез – яшь булса да, мондый җитди темаларга карата да фикере булган артистның. Ул Илшатны соңгы арада ашыгып, ашкынып яшәгәнен әйтә.
– Бик ачык, актив, җырга оста егет иде. Аның өчен кумир үзенең остазы Илдар Хәйруллин булды, – дип сөйләде Рәфыйк Таһиров. – Бер-ике ел элек ул дингә килде, Әлмәттә үз торагын булдырды, шушы арада гына машина йөртү таныклыгы алды. Бөтен эшләрен башкарып китәргә теләгән, ахрысы.
Курсташы Лилия Харитонова-Заһидуллина Илшатны якты күңелле, ачык йөзле итеп истә калдырачак.
– Илшатыбызны алкышлап озаттык. Ул – тамашачыны, тамашачы аны яратты. Ә тавышы! Үзе юк, ә җырлары безнең йөрәкләрдә… Кәеф төшкән вакытта да, аның яныннан узып китсәң: «Лилиякәй, кил әле, бер кочаклап алам», – дип, дусларча кочаклар иде. Без, «Хәйруллин»ныкылар, барыбыз да туганнар кебек. Безнең өчен онытылмаслык зур югалту бу, – дип сөйләде артист.
Әле күптән түгел генә Әлмәт театрында иске сәхнә белән саубуллаштылар (яңа сәхнә корырга җыеналар). Яңасында уйнарга насыйп булмады Илшатка, аның каравы тугыз ел хезмәт иткән, аның моңнарын сеңдереп калган сәхнәсе белән хушлашып өлгерде.
Агиев Илшат Фәнзәви улы
Уйнаган рольләре: Камәретдин – «Назлы кияү» (К.Тинчурин), Вафа – «Тормыш корабы» (Ә.Еники), Морат – «Студентлар 3D» (Н.Гаетбай), Акбай – «Акбай һәм сарык малае» (Т.Миңнуллин), Ризван Арсланов – «Күк капусы ачылса» (Х.Вахит), Степа абый – «Җенле юл билгеләре» (Г.Кәшипова), Исәнбай – «Кыю кызлар» (Т.Гыйззәт), Бенволио – «Ромео һәм Джульетта» (У.Шекспир), Ридван – «Амазонка» (И.Зәйниев), Арслан – «Туган-тумача» (И.Зәйниев), Әмир – «Кызлар килде авылга» (Н.Гаетбай), Өченче Алла, Бонзо – «Бистә фәрештәсе» (Б.Брехт), Качкинский – «Качаклар» (Н.Исәнбәт), Егет – «Шүрәле-шоу» (Э.Шахов), Вәзир – «Играем маленького Мука» (Э.Шахов), Гыйльметдин – «Яшь йөрәкләр» (Ф.Бурнаш), Сганарель – «Әҗәлгә дару бар диләр» (Ж.Б.Мольер), Дэвид Тайсон – «Тыкрыкта булды бу хәл» (З.Хәким), Нәфкать – «Хыял йорты» (И.Зәйниев), Хор – «Медея» (Г.Мюллер hәм Еврипид).
2016 елда Әлмәт шәһәр башлыгының «Ел актеры» премиясе лауреаты
Чулпан Гарифуллина
Мәгълүмат: vatantat.ru