Коронавирус инфекциясен йоктырып, аннан үлүчеләр саны күпләрне куркуга саладыр. Әмма вирустан терелеп, гадәти тормыш рәвешенә кайткан кешеләр дә юк түгел бит. Төп бәлабез – аларның барлыгына ышанмау һәм җитди кабул итмәү. “ВТ” коронавирусны җиңгән һәм көн саен авыручылар санын киметү өчен алны-ялны белмичә эшләгән медицина хезмәткәрләре белән аралашты.
“Тән сызлады, ризык тәмен сизмәдем”
Коронавирус инфекциясе Еленаның кечкенә кызына, үзенә һәм иренә йога. Өчесе дә хәзер дәвалану алган, сәламәтләнеп киләләр. Елена Лейбенсон гаиләсе белән хәзеге вакытта Швейцариянең Женева шәһәрендә яши. Шунысы кызык: күченеп киткәнче, Елена биш ел буе Казанда торган. 35 яшьлек әңгәмәдәшебез шуны искәртүне сорады: кешеләр вирустан терелүчеләр барлыгына ышанмый, ялган дип уйлый икән, үз тарихын да ул кешеләргә сабак булсын һәм коткыга бирелмәсеннәр өчен сөйлим диде.
− Елена, авыруның беренче билгеләре кайчан барлыкка килде?
− Март башында булды бу. Мин атнасына дүрт тапкыр спорт залына йөрим. Чираттагы күнекмәләрдән соң тәнем нык сызлады. Бүген күбрәк шөгыльләнеп ташлаганмындыр йә, дип, җиңел генә үткәреп җибәрдем, арыганлыкка сылтадым. Бу вакытта әле Женевада бер кешедә генә вирус барлыгы ачыкланган, карантин турында сүз дә юк иде. 7 мартта кызым Зоэ эч авыртуына зарланды. Аның белән бу еш була иде, шулай ук артык әһәмият бирмәдем. 8 мартта кинәт аның температурасы 38,7 кадәр күтәрелде. Дару белән төшереп, дүшәмбе көнне педиатрга барырга уйладык. Шул ук кичне ирем Жоэльнең дә температурасы күтәрелде, хәлсезлек кичерде. 9 мартта ирем белән кызым табибка китте. Педиатр кызыма “бессимптомный грипп” дигән диагноз куйды, мәктәпкә йөрүдән азат итте. 11 мартта инде мин дә хәлсезләнә башладым. Зоэның хәле яхшырды, иремнең исә температурадан кала башка билгеләр күзәтелмәде. Төнлә мин 38,7 кадәр югары температурадан интектем, кызыштым. Бу вакытта әле коронавирус йоктырганмын дигән уй башыма да килмәде.
− Коронавирусның нинди билгеләрен сиздегез?
− Температурадан кала, бөтен тәнем сызлады, борыным тыгылды, ризык тәмен һәм ис тоймадым, башның арткы өлеше, арка авыртты, сулыш алганда шулай ук күкрәктә авырту булды. Шунысын да искәртәм: температура күтәрелгәнче, вирус билгеләре барлыкка килгәнче үк миндә хәлсезлек башлаган идем. Әмма минем инфекция йоктырганнан соң бер генә мәртәбә дә йөткергәнем булмады. Минемчә, төп билге – тәннең сызлавы һәм ризык тәмен сизмәү. Иремнең исә ютәле булды.
− Дәвалану ничек барды?
− Безне тикшергәндә коронавирус дигән диагноз шундук куелмады. 13 март көнне табиб шалтыратып, анализларның бездә вирус булуын күрсәтүен белдерде. Моны ишетү белән елап җибәрдем. Мондый бәла миңа кагылмас дип уйлыйсың бит әле ул. Аннан инде бездән кемгәдер чир йоккан булса, дигән шомлы уй килде. Зоэ белән укучыларның ата-аналарына хәбәр иттем, мәктәп директорына яздык, хәлне аңлаттык. Шулай ук Зоэның педиатрына да хәбәр иттек. Ул исә чирнең башкаларга да йогу ихтималы бик зур булуын искәртте.
Кайсыбыз коронавирусны беренче булып йоктырган соң? Башта температура кызыбызда күтәрелде бит. Бу сорау инде арткы планга күчте. Кайда вирус йоктыруымны әле дә аңлый алмыйм. Спорт залындадыр дип кенә фаразлыйм. Без күп кенә җәмәгать урыннарында булдык бит. Чиребез билгеле булгач, без үзебезне тулаем изоляцияләдек. Табиб күрсәтмәләрен үтәдек. Без беркая да чыкмадык. Дуслар азык-төлекне китерә һәм ишек төбендә калдыра иде. Өйдәге кечкенә этләребезне урамга алып чыга алмадык, алар пеленкадан йөрде. Иремнең берничә тапкыр хәле кискенләшеп алды, аның температурасы берничә көн югары торды. Хәзер инде организмыбыз үз хәленә кайта башлады. Коронавирустан вакцина әлегә юк, без вирусның җиңел төрен кичердек, кайбер дарулар кулландык. Аларның исемнәрен әйтмим инде, табиб түгелмен, моңа хокукым юк. Сәламәтлек саклау министрлыгыннан шалтыратулар булды. Хәлне сораштылар, күрсәтмәләр бирделәр. Әкренләп гадәти тормыш рәвешенә кайтабыз. Атнага бер тапкыр урамга чыгып, кирәк-яраклар алып керәм.
“Йокысыз төннән соң еладым”
Коронавирус инфекциясе табиб һөнәренең абруен бер мизгелдә күтәрде. Әлеге афәттән коткару эшендә дөнья буйлап ничәмә-ничә мең медицина хезмәткәре катнаша.
Аларның халыкка бер генә сүзе бар – өйдә калыгыз!
Мәскәү хастаханәсенең берсендә эшләүче 23 яшьлек шәфкать туташы Валентина пандемия вакытындагы беренче эш көнен беркайчан да онытмам, ди. Медицина хезмәткәре һәм көн дә вируслы кешеләр белән элемтәдә торучы буларак, яшь башына төшкән җаваплылыкның ни дәрәҗәдә җитди булуын яхшы аңлый ул. Хәзер эшкә дә җәмәгать транспортында түгел, таксида гына йөри, аралашу, элемтәләрне киметкән.
– Медицинадан ерак булган кешеләргә 12 сәгать эчендә дистәдән артык авыруны кабул итүнең ничек икәнен аңлату кыен инде ул. Аларның һәркайсына авыру карточкасын тутырасы, башкасы… Ә коронавирус аркасында авыручылар саны артып кына тора. Бүлектә ике шәфкать туташы, тәүлек буе эшлибез, 4 табиб бар. Алар уникешәр сәгать аяк өстендә. Җиңел симптомлы авырулар юк. Барысы да диярлек үпкә ялкынсыну, температура, сулыш алу авыраю, ютәл белән килә. Без саклану костюмы, күзлек, респиратор, ике кат перчатка, резин аяк киеме, бахила киеп эшлибез. Пациентлар янына килгәч, өченче кат перчатка киябез. Күз алдыгызга китерегез: шул катлы-катлы кием аша пациентның кан тамырын табып, катетер куярга кирәк. Эш көнебез тыгыз. Бер көнне ашап-эчеп, бәдрәфкә барып килер өчен дә вакытым булмады. Бер минутта нәрсә булсын, ник бармадың, диючеләр табылыр. Юк! Ярамаганга түгел, җаваплылык тойганга үз ихтыяҗларыңны кайгыртмыйсың. Табибны калдырырга, авырып яткан кешеләрне ташлап чыгып китәргә йөрәк җитми. Берничә тапкыр һава җитмәс тә, егылырмын кебек иде. Йокысыз төннән соң елаганым да бар, − дип сөйләде ул.
Валентина кешеләрнең күбесе коронавирус инфекциясен җитди кабул итмәвенә, кемнәрдер махсус уйлап тапкан сәяси уен дип кенә уйлавына аптырый. Вазгыятьнең ни дәрәҗәдә кискен торуын аңлатыр өчен күпме чир йоктыручылар һәм үлүчеләр саны кирәк икән соң? Шәфкать туташы хәлнең тотрыклануына кешеләр үзләре йогынты ясый ди.
– Өйдә утырыгыз! Кемдер бик утырыр иде менә, әмма мөмкинлеге юк. Теләсә нинди җиңел формадагы авыру өчен дә ашыгыч ярдәм чакыртмасыннар иде. Сәбәпсез генә табиб чакыртучылар юк түгел. Бик җитди авыручылар бар, хастаханәдә шундыйларга да урын кирәк, алар турында уйлыйк, – дип үтенә Валентина.
“Битлектән күгәргән эзләр кала”
Нью-Йорк хастаханәләренең берсендә эшләүче Ксениянең дә вакыты шактый тыгыз. Дүрт көн элек аны 12,5 сәгатьлек сменага күчергәннәр. Хәзер инде ул операция бүлегендә түгел, ашыгыч ярдәм хезмәтендә эшли.
– Мин бер тапкыр кулланыла торган халат, медицина битлегенең N95 дигән төрен, аның өстеннән тагын бер битлек, ике пар перчатка киеп пациентлар янына керәм. N95 маскасыннан биттә күгәргән эзләр кала, – дип сөйләде 34 яшьлек шәфкать туташы. Хәзер ул хастаханәгә зары белән килгән һәрбер кешене тикшереп, кайсы бүлеккә җибәрергә икәнен хәл итә. Коронавирус белән генә тормыш туктамый: аягын сындыручылар да, эч авыртуыннан интегеп килүчеләр дә, йөрәк дип зарланучылар да кимеми бит.
– Изоляция шартына күчеп, өйдә утырган кешеләргә рәхмәт. Безнең хезмәтне дә онытмыйлар. Кайбер кешеләр бушлай төшке аш әзерләп китерә. Бер дус кызым медицина битлекләре җибәрде. Шунысы яхшы: безнең хастаханәдә медицина җиһазларына, битлекләргә дә кытлык юк. Ярдәм итүчеләргә рәхмәт, – ди Ксения.
Мәгълүмат Ватаным Татарстан