// Татар Тудей // Татар Бүген //
11 апрель РКБ медицина хезмәткәре үзенең Инстагарамында шәфкать туташларының хезмәт хакларын киметүләре турында хәбәр итә. Көн-төн тир түгеп эшләп, үзләренең сәламәтлекләрен куркыныч астына куючыларга хезмәт хакларын күтәрер урынга, киресенчә азрак түли башлаганнар.
«Бүген хезмәт хакын аласы көн. Хәзмәттәшләремнең кәефләре төрле… Кемдер көлә, кемдер елый…
Бөтен бүлеккә бер үзе генә эшли торган пост шәфкать туташы аена 13 мең сум алды. Ә бит ул бер үзе күпме эш эшли. Бу ничек була соң инде? Бөтен массакүләм мәгълүмат чаралары медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларын күтәрәләр дип хәбәр итәләр. Әйе, окладны күтәрделәр, әмма өстәмә түләүләрне киметтеләр. Шуңа күрә без хәзер азрак акча алабыз! Коронавирус белән көрәшү өчен бик күп акча бүленеп бирелгән диләр. Әмма бу акчаларны безнең хезмәт хакыбыздан алалардыр төсле. Әйе, бөтен табиблар да госпитальләрдә эшләми, әмма без дә, үзебезнең сәламәтлегебезне куркыныч астына куеп, авырулар янында «бөтереләбез». Ничек болай яшәргә? Нигә алдынгы сафларда эшләүчеләрне ялганнарга? Алга таба ничек яшәргә? Без бит эшебездән китәчәкбез генә…» дип, яза РКБда эшләүче Веронина Элина.
Мәгълүмат Веронина Элина Инстаграмыннан