«Зөләйха күзләрен ача» турында Зәмирә Рәҗәпова: «Аннан да бигрәк гарьләнеп елыйсы килде…»

-- Лейла

Россия 1 каналында «Зөләйха күзләрен ача» фильмының  премьерасы узды. Бу фильм турында күп төрле фикерләр әйтәләр. Алып баручы Зәмирә Рәҗәпова да әлеге фильм турында үз фикерен белдерде.

«Карадым. Чынлап беренче кадрда «Ай былбылым» җыры, Динә Гарипованың челтер тавышы белән күңелне эретте.

Хәер., караганнардан иң ошаган кадр шул булды! Татарны дөньяга танытабыз, дип иртәрәк сөенгәнемне балта белән сыер чапкан вәһши Мортазаны күргәч, аңладым. Сыерны кызганып, аннан да бигрәк гарьләнеп елыйсы килде.

Һәм иң “үтергәне”: “…Таң алдыннан чүт-чүт килә сандугачлар сайравы…” дигән бәллүр җыр канлы, вәһши күренештә фон буларак яңгырый.. Менә шулай итеп таныттык мени инде үзебезне???” – дип яза Зәмирә үзенең инстаграмында.

Ул бу фильмда тудырылган татар ирләре образы белән бердә килешми.

“Ә Зөләйханың кайнанасы? Бу бер дә татар әбисе түгел, ниндидер убырлы карчык.  Әйе, усал булган диләр элек кайнаналарны, ләкин бит алар ак яулыклы, намазлы, чиста әбиләр. Әмонда ул ни сөйли? Имеш 3 баласын күкрәк сөтен бирми ачка үтергән.”- ди алып баручы.

Шулай ук интим күренешләр дә чиркангыч. Ә менә актерлар уйнавы, декорацияләргә сүз әйтеп булмый, дигән фикердә Зәмирә Рәҗәпова.

Чыганак: Зәмирә Рәҗәпованың инстаграмы

Бәйле