Таиландтан Казанга килгән туристларның коронавирус тесты тискәре нәтиҗә күрсәтте. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.
Галимова сүзләренә караганда, температураның артуы беркемдә дә теркәлмәгән. Казанга кайткан кешеләр медицина күзәтүе астында калалар.
Чыганак: kazanfirst.ru