Бала үлеменә китергән ваемсызлык: әтисе телефоннан сөйләшкәндә, сабый…

-- Лейла

Казанда яшәүче 33 яшьлек ир-ат «Саксызлык аркасында үлемгә китерү» маддәсе буенча гаепләнә.    19 мартта 33 яшьлек ата кеше 9 айлык сабыен ваннада коендырырга була. Ниндидер мизгелдә ул телефоны артыннан  башка бүлмәгә чыгып китә. 

Тикшерүчеләр фикеренчә, ата кеше телефоннан сөйләшкән вакытта диванга утыра да, йокыга китә. 30 минут үткәннән соң уянып китә, шулчак ванна бүлмәсеннән су агып чыгуын күреп ала. Ваннада берүзе калдырылган бала бу вакыт аралыгында тончыгып үлгән була. Гаепләнүче үз гаебен тулысынча таныды, дип хәбәр иттеләр безгә Татарстанның Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә. Хәзер 33 яшьлек ир-атның язмышын суд хәл итәчәк.

Чыганак: Шәһри Казан

Бәйле