«Тагын алты елмы?.. Көтәм…»

Алар Кукмара поездында очраштылар. Көтмәгәндә һәм бик сәер булды бу очрашу. Кайсыдыр тукталышта вагонга шаулап бер төркем милиция кешесе килеп керде. Берничәсе автомат тоткан. Йөзләре җитди. Һәр кешене берәмтекләп, җентекләп карап баралар.
Алар чыгып китүгә вагон эчендә: “Берәү төрмәдән качкан, шуны эзлиләр”, дигән сүз таралды. Сәлимәнең урыны тәрәзә янында иде. Ул утыргычның урта турынарак, янәшәсендә оеп утырган татар апасына табарак күчте. Әйтерсең, теге качкын бәндә менә хәзер тәрәзәдән килеп керәчәк…
Тәрәзәдән кермәде шул, ишектән керде. Керде дә, вагон уртасынарак үтеп, Сәлимәләр эскәмиясендәге буш урынга килеп тә утырды…
Әлбәттә инде, Сәлимә аның качкын икәнлеген белмәде. Сәләмә генә киенгән, бүреген күзләренә үк төшереп кигән бу егеттән сәерсенде сәерсенүен, әмма ул кадәр шикләнмәде. Тегесе, килеп утыру белән, тәрәзә янына борылып, буй-буй кар яткан көзге кырларга карап бара башлады. Сәлимәнең дә үз гаме, үз уйлары…
Менә өч ел инде Казанда яши ул. Эшли. Атна саен авылына кайтып йөри. Бик сагына Сәлимә үз авылларын. Бөтен җаны-тәне белән, күңеле белән, яшәеше һәм язмышы белән авыл кызы ул. Шәһәргә чыгып китүе дә сәер булды. Мәңге китмәс иде, билләһи!
Бердәнбер көнне аны әнисе белән әбисе Илсур исемле авыл егетенә димләп, ярәштереп куйдылар. Нәселе яхшы, тормышы нык, тәртибе әйбәт, диделәр. Ә бит Сәлимәнең үз егете бар. Наил. Балта остасы. Күрше авылларда өй салып йөри. Ярлы да түгел, гарип-гораба да түгел. Ихлас. Күңелчән. Тик… Сәлимәнең әниләре аны яратмадылар. “Шабашниктан нинди рәт чыксын, — диделәр. — Шигырь чыгарып, җырлап, гармунда уйнап йөргән була, җиңел акыллыланып”, — диделәр. Эчкән чагын да күргәннәр.
Ләкин Сәлимә Наилнең нинди икәнен бик яхшы белә. Хыялыйрак булса да, төпле егет ул, итәгатьле, игелекле җан. Тугры. Ә Сәлимә өчен бу — иң мөһиме. Тугрылык. Ахры чиктә, кеше шушы сыйфатына карап бәяләнә бит…
Их, бергә яшәргә насыйп булмады шул. Әле дә хәтерендә — Илсурдан яучылар килә башлады. Булачак кода-кодагыйлар кунак ашлары белән дә алмаштылар…
Сәлимәдән генә сораган кеше юк. Егерме дүрт яшь тә булсын ди. Ләкин дөнья бетмәгән бит әле. Тормыш төгәлләнмәгән. Утырып кала дигәч тә… Ярый ла сөешеп йөргән егете булмаса! Ул инде төгәл белә: Наилдән башка беркемгә дә кияүгә чыкмаячак. Әле ул кайсыдыр авылда өй җиткезә, кайткач, ныклап сөйләшәсе булыр… Ябышып булса да чыгачак аңа Сәлимә. Кайтсын гына әле…
Наил кайтмады да кайтмады. Сәлимә көтте дә көтте. Аптырагач, Наилнең әнисе янына — Мәфтуха әбигә китте. Ләкин күңелен тынычландырырдай бер генә сүз дә ишетмәде ул ана кешедән. Шул ук көнне, күңеле төшеп, аптырап кайтып керде дә, тиз-тиз генә җыенып, юлга чыгып китте. Ходайга шөкер, дипломы бар, эшкә ятышлы кулы бар… Кеше арасында югалып калмады, тормышының һәр мизгеленнән тәм табып яшәп китте.
Наилне барыбер оныта алмады, аны урамдагы һәр кешедән эзләде, Кукмарага кайтканда, вагонга да: “Очрамасмы, очрамасмы?” — дип керә торган булды. Авылга еш кайтып йөрүе дә яшьлек мәхәббәтен — Наилен эзләп йөрү түгел микән әле?
…Шулвакыт вагонның аргы башында җанлылык сиземләнде. Ишекләрне ике якка каерып, бер төркем милиция килеп керде. Вагон эчендәге халык, дәррәү калкынып, шул якка борылып карады. Сәлимә янында утырган егет тә башын сузып алды. Аннары, кискен итеп урынына утырды да, шым булды, аннары башын бишмәтенең якасына яшерергә кереште…
Сәлимә гаҗәпләнгәннән гаҗәпләнә барды: ниндидер таныш чалымнар бар бу кешедә. Ул, башын сузып, үрелебрәк карамакчы булган иде, теге сәер кеше кискен генә әйтеп куйды:
— Тик кенә утырыгыз! — Аннары, тавышын йомшартып, өстәде: — Зинһар…
Туктале… Таныш бит бу тавыш! Таныш кына түгел, кадерле, газиз…
— Зинһар, яшерегез мине… Мин төрмәдән качтым. Ләкин минем бер гаебем дә юк… Яшерегез…
Шулай диде дә, теге Хода бәндәсе Сәлимәнең кулбашына башын салып, йөзен бушатының якасы белән төреп, томалап куйды.
Кем бу? Нинди җан? Бик тә таныш бит бу… Ә?
— Наил?..
— Сәлимә?..
— Синме бу?…
— Мин, ә син?
— Мин… Наил!
— Тс-с-с!.. Тик утыр, яме, Сәлимә! Кыймшанма! Узып китсеннәр башта…
Сәлимә, Наил янынарак сыенып, аның салкын маңгаена кайнар йөзен терәп, пышылдап кына сөйләшә башлады.
— Наил… Чынлап та синме бу?
— Мин бу, мин… Төрмәдән качтым… Әнә бит эзлиләр…
— Ник качтың? Ул төрмә дигәннәренә ник кердең?
— Үзем теләп кермәдем, Сәлимә. Көчләп утырттылар…
— Ничек инде?
— Тс-с-с! Дәшмә… Бәгырь кисәгем…
Тикшерүчеләр бер-берсенә сыенышып утырган бу парга әлләни игътибар итмәделәр, ары киттеләр. Сәлимә һаман түземсезләнде, бертуктаусыз сорашты:
— Наил… Син кеше түгел икән!.. Шулай кинәт юкка чыгалармыни?
— Сине, кияүгә китә, диделәр бит…
— Шуннан төрмәгән барып кердеңме?
— Юк әле… Бераз шабашниклар белән йөрдем. Аннары… Аннары иң хәтәре башланды. Мине кол итеп саттылар…
— Кол итеп?…
— Әйе, эшкә… Этләр белән саклыйлар иде… Бу илдә ниләр генә юк, Сәлимә?!.
— Шуннан, шуннар?
— Шуннан шул. Ярты ел җәфа чиккәч, бер җай туры китереп, качтым. Качканда берсен дөмектердем. Туры милициягә бардым. Шул булды: миңа “үтерүче” исеме тактылар. Соң гына белдем — милициясе, мафиясе бергә икән… Алты ел берделәр, өч елын утырдым инде… Тотылсам, ул өч елны кабат өстәячәкләр…
— Наил, төрмәдән нигә качтың? Нигә?.. Рәнҗеттеләрме? Кыйнадылармы? Авыр булдымы?
— Юк, мине сындыра алмадылар. Кыйнаудан, тәнем, изелеп, чүпрәккә калганда да, рухым нык иде, җаным исән иде минем. Җанымны саклап кала алдым мин, Сәлимә. Ә җанымда син идең…
— Наил, елатасың бит…
— Нигә качтыммы? Син дип качтым. Сине, үзең генә яши, диделәр. Кияүгә чыгуың хакында сүз ялган булган. Сөйләшәсе килде. Шуңа качтым да… Менә — очраштык та… Әле дә ышанып җитә алмыйм…
— Тиле син, Наил…
— Син тиле түгелме? Шул гомер кияүгә чыкмый йөриләр диме?
— Яраттым бит мин сине, көттем… Шуңа чыкмадым да…
— Тагын да көтәрсеңме, Сәлимә? Көтсәң, төрмәгә кабат керәм. Көтмәсәң…
— Көтәм-көтәм, Наил бәгърем! Җанкисәгем минем!
— Рәхмәт, сөеклем… Син мине тормышка кайтардың… Мин хәзер тыныч…
— Бар, кайт төрмәңә. Түз! Авыр булса да түз! Минем өчен түз! Үзең өчен, уртак бәхетебез өчен түз! Зинһар, түз, үтенеп сорыйм…
— Тагын өч ел өстәсәләр дә көтәрсеңме?
— Тагын алты елмы?.. Көтәм… Наил…
Ике җан, ике йөрәк, бер-берсенә сыенышып, тынып калдылар. Икесе дә мыштым гына елыйлар. Күңелләрендәге авыр, кайгылы моң шулай яшь булып эреп чыга иде бу минутта… Ул әле алты ел эриячәк иде. Мәңгелеккә торырлык алты ел…
Менә Наил, сак кына кузгалып, башын күтәрде, Сәлимәсенең күзләренә йотлыгып карап торды, үрелеп, аның мәхәббәткә тулышкан алсу иреннәреннән үбеп алды. Авыр эш эшләп сөялгә каткан кулларын Сәлимәнең йомшак, назлы учларыннан алмыйча гына торып басты. Аннары, кискен генә борылды да, йөгерә-атлый, тамбур ишегенә табан китте. Сәлимә каккан казык кебек утырып калды, хәтта Наил киткән якка борылып та карамады. Әле ярый карамады! Караса, тамбур ишеге артында торган милиционерларның, дәррәү кузгалып, автомат түтәләре резина таяклары белән Наил өстенә ябырылуларын күрер иде. Күрер иде дә акылыннан язар иде…

 

Галимҗан Гыйльман

Бәйле