Мин тауларны бик күп күрдем.
Күрдем бик биекләрен.
Таулар күрсәм, ни өчендер,
Җилкенә йөрәкләрем…
Кайсын үзем эзләп бардым,
Очрады каршыма да…
Кайсына җәяүләп мендем,
Кайсына — машинада…
Күрдем мин Балкан тауларын,
Хәтта Альп тауларын.
Мин ул Альп тауларының
Чирәмендә аунадым…
Араратларын да күрдем,
Күрдем Ирәндеген дә.
Ул тауларның горур сыны
Күз алдымда бүген дә.
Күрдем мин Каф тауларын да,
Күрдем Алатавын да.
Белмим, күрә алырмынмы
Ул тауларны тагын да…
Тартып торса да күңелне
Чит җирләрнең тау-ташы,
Минем өчен иң биек тау
Сөн буеның тау башы.
Роберт Миңнуллин
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Филүс Каһиров гаиләсе кая күченә?
Татар эстрадасы артистлары шәһәр читенә шәхси йортларына күченеп бетеп бара бугай инде. Филүс Каһиров гаиләсе
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Ришат Төхвәтуллинның улы нинди операция кичерде?
Иҗади гаилә – Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннарга уллары Алимны икенче тапкыр сөннәткә утыртырга туры килгән.
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Күл ярында яңа туган сабыйның мәетен тапканнар
Сөлге һәм пакетта төрелгән яңа туган кызның гәүдәсен Красноярск краендагы күл янында тапканнар. Бу хакта
i
Рекламодатель:
ERID:
ИНН:
ERID:
ИНН:

Ильмира Нәгыймова Башкортстанда үзенә яхшы ир сораган
Ильмира Нәгыймова Стәрлетамактагы концерты вакытында үзенә шәп ир сораган. Сәхнәгә, купшы чәчәк бәйләме тотып, бер