Су буенда — ап-ак казлар,
Урманнарда алтын яфрак,
Бакчаларда — татлы алма.
Әй син, Кешем!
Дөнья мәшәкате диеп,
Шул бәхетне күрми калма.
Ак каз кебек ап-ак күңелең,
Алтын яфрак кебек ярың,
Сөюегез — татлы алма.
Әй син, Кешем!
Дөнья мәшәкате диеп,
Шул ләззәтне тоймый калма.
…Үтеп бара ап-ак гомер.
Узган еллар — алтын яфрак.
Алдагысы — татлы алма!
Әй син, кешем!
Дөнья мәшәкате диеп,
Гомер кадерен белми калма!
Шәмсия Җиһангирова