Миңа «җырларга чакырсалар, ничек болай сәхнәгә чыгасың?» дип язганнар. Россия һәм чит ил эстрадасы артистлары өчен бу — гадәти күренеш. Бездә никтер аңламыйлар…
Эстраданың талантлы җырчысы Айдар Ракипов чәчен пеләшкә алдырганын видеога төшереп Инстаграмга урнаштырган. Видеодан күренгәнчә, җырчы челленджда катнаша. Тик Айдарның бу адымын күпләр кабул итә алмаган, тәнкыйть сүзләре шактый язылган. Ни өчен җырчы чәчен пеләшкә алдырган соң?
— Чәчемне күптән алдырырга тели идем, челленджда катнашу моңа бер сәбәп кенә булды. Бер начарлыгын да күрмим, чәч үсми тормый. Аннан соң, минемчә, ир кешегә чәчнең нинди булуы ул кадәр үк мөһим түгел. Чәчне пеләшкә алдыруның ни зыяны бар? Бу видеога ни генә язмадылар, хәтта директ тулды.
— Аларга җавап бирәсеңме?
— Юк. Мин, гомумән, языша торган кеше түгел. Бигрәк тә мәгънәсез, буш сүзләргә җавап бирмим. Әгәр кеше тәнкыйть язудан, кешене мыскыл итүдән тәм-ләззәт алып яши икән, мин каршы түгел. Һәркем үзе теләгәнчә яши. Әмма вакытларын кызганмыйча, мине искә алып язган бар кешегә дә рәхмәт.
— Тәнкыйтькә кәефең кырыламы?
— Әзрәк бар. Ләкин чәч алдырып кына кешенең тәрбиясе, тормышка карашы үзгәрми бит. Мин аек акыл белән язылган тәнкыйтькә колак салам, чөнки ул кешене үстерә. Китек якларны шомартырга ярдәм итә.
— Чәчеңне тагын пеләшкә алдырачаксыңмы?
— Кирәк булса, алдырам. Миңа «җырларга чакырсалар, ничек болай сәхнәгә чыгасың?» дип язганнар. Россия һәм чит ил эстрадасы артистлары өчен бу — гадәти күренеш. Бездә никтер аңламыйлар…
— Айдар, хәзерге вакытта кайда һәм ниләр белән мәшгуль син?
— Әлегә туган ягым Илеш районы Югары Яркәй авылында. Эш җитәрлек, сарайны күчерәбез, җыештырабыз, утын ярабыз. Йомыш төшсә, Уфага яки Казанга барып кайтам. Яңа җырлар яздырам.
Чыганак: Шәһри Казан