Маляриягә каршы препарат булган мефлохинның клиник тикшеренүләре коронавирус белән көрәштә аның нәтиҗәлелеген күрсәтте. Бу хакта ФМБА башлыгы Вероника Скворцова хәбәр итте, дип яза РИА «Новости».
Аның сүзләренә караганда, хәтта кечкенә дозада да мефлохин коронавирус тәэсирен ике тәүлектән соң тулысынча бастыра. “Мефлохин инфекция йоктырганнан соң 48 сәгатьтән соң ук вирусның цитататик йогынтысын 100% ка тулысынча баса, әмма бик кечкенә дозада», — диде Скворцова.
Чыганак: "БИЗНЕС Online".