Мәскәүнең Беренче санлы дәүләт медицина университеты галимнәре, озын-озак тикшерүләр үткәргәннән соң, йокы запасын алдан да туплап куярга мөмкин, дигән фикергә килгән.
Тикшерүләрдә катнашучыларга башта атнасына бер тапкыр артык вакыт йоклау мөмкинлеге биргәннәр (2 сәгатькә). Ә аннан кинәт аларның йокы сәгатьләрен кыскартканнар (мәсәлән, 3 сәгатькә). Менә шул вакытта алдан йокысын туйдырып куйган кешеләр үзләренең нәтиҗәле эшләү сәләтен киметмәгәннәр. Галимнәр белдерүенчә, мондый нәтиҗә тик 2 атна аралыгында гына эшли. Әйткәндәй, киресенчә дә булырга мөмкин: атна буена җитәрлек йокы күрмәгәндә, аны ялларда рәхәтләнеп “куып тотарга” мөмкин икән.
Галимнәр әйтүенчә, сәламәт булу өчен адәм баласы тәүлегенә 7-9 сәгать йокларга тиеш.
Чыганак : "Өмет"