Матбугат: сабыйларын 4 көн ашатмаганнар

Ата белән ана икесе дә запойга киткән.
Камчаткада тикшерүчеләр гаилә парына карата җинаять эше кузгаткан. Май азагыннан Вилючинскида яшәүче 23 яшьлек хатын һәм аның 35 яшьлек ире эчкечелеккә бирелә. Исерек килеш алар дүрт айлык игезәкләр турында бөтенләй оныткан. Нәтиҗәдә, ата-аналар сабыйларын дүрт көн ашатмый, юмый. Шуңа балаларны әти-әниләреннән тартып алганнар.
Әгәр ир белән хатынның туганы булмаса, хәл фаҗига белән тәмамлана алыр иде. Ул полициягә хәбәр иткән. Хәзер балалар шәһәр дәваханәсенә урнаштырылган. Госпитализация вакытында аларның торышы авыр дип бәяләнә. Бер бала комада булган.
— Хәзерге вакытта бу хәлнең барлык шартларын билгеләү буенча чаралар үткәрелә, ата-аналар гамәлләренә хокукый бәя биреләчәк, — дип билгеләп үтә Камчатка крае прокуратурасы.
Тикшерүчеләр ата-анага ике мәддә буенча җинаять эше кузгаткан.

Чыганак : «Кызыл таң»

Бәйле