«Мин аны барыбер буып үтерәм!»

-- Лейла

Республика Югары суды бер ирне үтерү белән бәйле эшкә нокта куйды.

Бу вакыйга 2018 елда ук булган иде. 4 августта Уфада әлеге ир һәм ике хатын табын коралар. Ниндидер мизгелдә ир һәм 45 яшьлек хатын арасында низаг чыга. Ир аны сөешүдән баш тарткан өчен урамга куып чыгару белән яный.

Ачуланганнан соң фатир хуҗасы йоклап китә, ә кимсетелгән сөяркәсенең үтерү планы өлгерә. Ул ахирәтенә ирдән котылырга җыенуын әйтә: «Мин аны барыбер буып үтерәм», — ди хатын. Тегесе бу сүзләргә әһәмият бирми һәм шулай ук йокыга китә.

Беркадәр вакыттан соң үтерү нияте булган ханым каеш алган һәм ирне буарга керешкән. Тавыштан аның ахирәте уянган. Җинаятьне туктатасы урынга ул аны кылырга ярдәм иткән. Хатыннар ирне буып үтергән.

Кылынган җинаятьтән соң алар «ашыгыч ярдәм» һәм полиция чакырта. Полиция хезмәткәрләренә алар зыян күрүчене үле килеш табуларын белдерә. Әмма тикшерүчеләр үтерүчеләрне җаваплылыкка тарттыру өчен барлык кирәкле дәлилләрне җыйган.

Беренче инстанция суды хатын-кызларны 14 һәм 15 елга гомум режимлы колониягә хөкем иткән иде. Алар аның белән килешмичә шикаять биргән. Шушы көннәрдә Югары судта процесс узды — карар үзгәрешсез калды.

Чыганак: Кызыл Таң

Бәйле