Коронавирустан дәваланучылар һәм табиблар ниләр кичергән?

-- Лейла

Татарстан үзизоляция режимыннан әкренләп чыга дип шатлансак та, күренми торган дошманның әле дә безнең белән булуын онытып бетермәсәк иде. Урамга чыгу, битлексез йөрергә рөхсәт итү – бу әле коронавирусны җиңдек, авыручылар да бетте дигән сүз түгел. «ВТ» кабат шул хакта искәртеп, белгеч киңәшләрен, авыруны үз башыннан кичерүчеләрнең тарихларын җыйды.

COVID-19 белән дә бәби табалар

Казаннан Ксения Сафронова бу көннәрдә әти-әниләренә ешрак бара башлаган. Әмма ишек төбенә кадәр генә килеп җитә дә, күчтәнәчләрен калдырып, кире китә. Сәбәбе шул инде: газизләре коронавирус йоктырган.

  • Әти-әниләргә азык-төлек, даруларны сатып алам да, ишекләрендәге тоткычка элеп китәм. Башта вирусны әнием йоктырды. Эш урынында бүлекләре белән авырыйлар. Аннары әтигә йокты. Әмма аларны тикшерергә ашыкмадылар шул… Компьютер томографиясен үзебез ясаттык, ул 6 мең сумга төште. Бушлай ясатырга теләсәң, табибның күрсәтмәсе кирәк бит. Вакытны сузып, сырхауны зурга җибәрәсе килмәде, мондый чакта вакыт кадерле нәрсәгә әйләнә. Әнинең томографиясе ике яклы үпкә ялкынсынуы, үпкәсе 25 процент зарарлануын күрсәтте, − дип сөйләде Ксения. Хәзер әти-әнисе изоляция шартларында яши, дәвалана.

Май аенда Оксана Хәйретдинова коронавирус диагнозы белән хастаханәгә эләгә. Авырлы була. Игезәкләр! Сабыйлары 12 майда дөньяга килә. «Ике улымны, тапкач та, 2 метр ераклыктан гына күрә алдым, аларны 10 көнгә алып киттеләр. Минем тулысынча дәваланып бетүемне көттеләр», − ди Оксана.

Сырхау чагын, авыру билгеләрен искә төшереп, Оксана менә ниләр сөйләде:

  • Барысы да баш авыртудан башланды. Аннан борынга томау төште, күзләр, колаклар авыртты. Температура юк иде, әмма хәлемә караганда, әйтерсең лә ул булган кебек тоелды. Лорга барырга киңәш иттеләр. Ул дәвалау курсы билгеләде. Тәм һәм ис тоймый башладым. Ютәл барлыкка килде. Сулыш алганда, үпкә туры авыртырга тотынды… Яңадан хастаханә юлын таптадым, тест бирдем, ул уңай нәтиҗә күрсәтте, ике яклы үпкә ялкынсынуы диагнозы куелды.

Азнакайдан Рузилә Шәрәфетдинованың шушы көннәрдә 63 яшьлек кодагые әлеге зәхмәттән мәңгелеккә күзләрен йомган. «Улым һәм киленем Мәскәүдә яши. Икесе дә эшкә йөрде, Мәскәүдә өйдә утырып кына акчасыз яшәве кыен. Башта килен чирләде, аннан улым. Әле дә «больничный»да ул. Чир йоктырып, бишенче көнгә бу зәхмәттән кодагыем үлеп китте… Чир бар һәм ул бик куркыныч», – дип сөйләде Рузилә ханым.

«Нишләп сине укыттым икән?»

Әлеге зәхмәтне йоктырып, үлүчеләр арасында, кызганыч, ак халатлы шәфкать ияләребез дә бар. Пандемия башланганнан бирле дөнья буенча вафат булган медиклар саны да күптән берничә меңнән артты инде. Россия медиклары ясаган «Список памяти» дигән сайтта күренгәнчә, безнең илдә генә дә коронавирустан үлгән медицина вәкилләренең саны 500гә җиткән. Һәм әлеге исемлек көн саен тулылана…

«Коронавирус мине үзгәртте», – ди Казанның Вахитов районы 7 нче сырхауханәсендә эшләүче «ашыгыч ярдәм» фельдшеры Гөлнар Габдрахманова. Аңа нибары – 22 яшь.

  • Коронавирус инфекциясе таралу белән безнең эшләү тәртибе 180 градуска үзгәрде. Бу – бөтенләй яңа әйбер, − дип сөйләде ул. – «Ашыгыч ярдәм» күрсәтү хезмәте фельдшеры булып эшләгәч, без өйгә чакыртулар кабул итәбез. ОРВИ, температура белән зарланып шалтыраталар. Хәзер сырхауханәбездә аерым бригада тупланды. Анда сигез фельдшер, биш табиб кергән. Шушы бригада пациентларга хезмәтне өйләренә килеп күрсәтә, – дип сөйләде Гөлнар.

Барлык чакыртуларга да махсус киенеп чыгып китәләр. «Үзебезне дә, сырхауларны да шул рәвешле саклыйбыз. Чумага каршы костюмнан йөрү, бигрәк тә хәзер, әлбәттә, җиңел түгел. Парникта кебек. Кызу. Суга баткан кебек, тирләп-пешеп кайткан көннәребез артканнан-арта бара. Әмма костюмсыз да булмый, ул – безнең саклаучыбыз, дустыбыз», – ди Гөлнар.

Билгеле, сырхауларның коронавируслылары да эләгә. Авыруның җиңел яисә уртача дәрәҗәдәгесен кичерүчеләр өйдә дәвалана бит. Андыйлар медицина күзәтүе астына алына.

  • Куркытамы, дип сорыйсың. Хәзер инде ияләштем кебек. Баштарак курка идем. Хәзер аңлыйм: без саклану чаралары белән тәэмин ителгән, алар саклый, шул рәвешле үзеңне ышанычлырак хис итәсең. Баштарак якыннарым да борчылды. Әни хәтта: «Нишләп сине медицина буенча укыттым икән?» – диде. Тынычландырдым инде. Бу һөнәргә үзем теләп килдем, үзем теләп укыдым, дидем. Аллаһка шөкер, исән-имин эшләп йөрибез әле. Коронавирус мине үзгәртте. Стресска каршы тору дигән сыйфатны тагын да арттырды, − ди фельдшер.

«Тылсымлы дару юк»

Шәхси гигиена таләпләрен үтәү, социаль дистанция саклау, битлек-пирчәткә кию. Моны инде хәзер һәркем, төнлә уятып сорасалар да, белергә тиеш. Вирус чигенергә ашыкмый. Моны табиблар да искәртә. Шуңа да саклануны иң элек үзеңнән башларга кирәк.

Әмма кысалардан чыкмаска иде. Күпләр, иммунитетны күтәрергә теләп, ипи ашаган күк, антибиотик куллана башлады. Янәсе, организм төрле вирусларга каршы торучанлыгын арттырачак, коронавируска да бирешмәячәк. Болай кайгырып, ашказаны, бавыр турында онытып җибәрәбез бугай.

Табиб-терапевт, кардиолог Айгөл Билалова фикеренчә, безнең халык даруга табынып яшәргә ияләшкән. Хәзер инде аның урынына ниндидер башка киңәшләр бирсәң дә, кеше аларны эшләмәскә мең дә бер сәбәп табарга әзер. «Кешегә һәрвакыт тиз кирәк. Дару эчәм дә, тереләм, дигән фикер яши. Алай гына булмый. Тылсымлы дару юк», − дип искәртә табиб. Организм ул –катлаулы система. Аны бер мизгел эчендә генә ныгытып булмый. Бу − көндәлек хезмәт. Нәрсә ашавың, күпме хәрәкәт итүең, стресска бирешүчәнлегең, нинди эмоцияләр кичерүең – барысы да әһәмиятле. Иммунитетны ныгыту өчен дару ашарга түгел, үзеңне кулга алу кирәк. Шәхсән үзе дә табиб буларак, дәва эзләп килгән кешеләргә мөмкин кадәр күбрәк дару язып бирү яклы түгел икән.

– Минем сәламәтлек кагыйдәсе гади: проблема бар икән, очына чыгарлык булса, аны хәл итәбез; юк икән – аның өчен борчылмыйбыз; һәр тискәре нәрсәнең яхшы ягын эзлибез; ашавыбызны тәртипкә салабыз, хәрәкәтләнәбез. Интервал белән ач тору дигән ысулны кулланырга мөмкин. Бу кагыйдәләрне үтәү даруханәдән дару ташыганга караганда күпкә отышлырак, − ди Айгөл Билалова.

 

БЕЛГЕЧЛӘР СҮЗЕ

Бөекбританиянең Милли сәламәтлек саклау хезмәте белгечләре сүзләренчә, коронавирустан терелгән кешеләрнең гомерлеккә кала торган билгеләре бар. Аларның тикшерүләре буенча, COVID-19 кичергәннәр хроник арыганлык, психологик тайпылыш һәм үпкә эшчәнлеге бозылудан зарланырга мөмкин. Галимнәр әйтүенчә, коронавирустан соң баш миенә дә зыян килүе ихтимал, бу исә Альцгеймер авыруы үсеше куркынычын арттырачак.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле