Карбызны ничек дөрес сайларга?

-- Лейла

«Кыз» карбыз баллырак?!

Карбыз сезоны август, дисәләр дә, хәзердән үк ашый башлаучылар юк түгел. Сатып алырга җыенганда аның формасына, төсенә, исенә, тавышына, авырлыгына да игътибар итәргә кирәклеген исегездән чыгармагыз.

Карбызны юл буйларыннан алырга тырышмаска кирәк, чөнки аларның саклану шартлары турында кем белгән? Ә базардан алганда җирдә ятканнарына кызыкмагыз.

Карбызны кибеттән алганда, бөтен килеш алырга тырышыгыз.
Аны шакып караганда, ул яңгырап торырга тиеш, әгәр тавышы тонык булып ишетелсә, алмагыз. Мондый җимеш йә өлгермәгән, йә бозыла башлаган булачак. Карбызны кысып карасагыз да була, бу вакытта чатнау тавышы ишетелә икән, димәк, бу – яхшы карбыз дигән сүз.

Иң яхшы карбызлар – уртача зурлыктагылары, аларның авырлыгы, гадәттә, 5 – 7 кг була. Бик зурларына кызыкмагыз: аңа карап кына балы да тәме дә артык булмый.

Карбызларның да җенесе бар икән. «Малайлар», мәсәлән, зуррак, койрыклары да озынчарак була. «Кыз»ларның исә формасы кечерәк, шарсыман. Менә алар бик баллы санала.

Койрык дигәннән, карбызда ул булырга тиеш. Коры, сары койрыклар җимешнең өлгереп җитүен аңлата. Яшел булса, карбыз әле өлгереп бетмәгән.

Бернинди тапларсыз, сызыкларсыз булган «идеаль» карбызга кызыкмагыз. Җимешнең таплары булырга тиеш. Бу таплар карбызны бал кортлары үз иткәне турында сөйли. Бал кортлары исә ялгышмас!

Файдалы үзлекләре

Яшерен-батырын түгел: карбыз тизрәк өлгерсен өчен аны нигездә азотлы ашламалар белән туендыралар. Мондый җимештән авыз иткән кеше агуланырга мөмкин. Карбыздагы нитратлар эчәклеккә эләккән очракта, зыянлы нитритка әверелә. Бу инде сәламәтлек өчен куркыныч санала. Хәтта яман шеш тә китереп чыгарырга мөмкин. Бу җимешне сатып алганда, иң элек аның кайда һәм нинди шартларда үстерелүе турында аңлатып язылган документ сорарга кирәк. Сау-сәламәт кеше көненә – 750 грамм, шикәр чиреннән интегүчеләр 200 грамм карбыз ашый ала. Әлбәттә, чамасын белү мөһим: күпкә китсә, карбыз да зыянга гына булачак.

Карбыз склероз, подагра, артрит белән авыручылар өчен бик файдалы. Анда мөһим микроэлементлар – магний, калий, тимер, каротин, С, РР, В1, В2 витаминнары бар. Карбыз йомшагында – 9 процентка якын җиңел үзләштерелә торган шикәр, 5 процент организмнан артык холестеринны чыгарырга ярдәм итә торган азык-төлек җепселләре бар.

Карбызда ликопин кебек антиоксидантлар бихисап. Ул исә иммун системасын ныгыта. Шулай ук яман шешне булдырмый торган компонентлар да бар карбызда.

Ул – ябыгучылар өчен дә бер дигән сый. Су һәм клетчатканың күп булуы кешегә туклык хисе бирә. Карбызны кандагы шикәр күләме артып китмәсен өчен, ашап-эчкәч ике сәгать узгач кына кулланырга киңәш ителә.

Агулансаң…

Карбыз белән агулануның билгеләре 1-2 сәгатьтән соң да, берничә көннән соң да күренергә мөмкин. Бу – югары температура, баш, эч авыртуы,  күңел болгану, косасы килү. Бу очракта кичекмәстән табибка барырга кирәк! Агуланмас өчен карбызны ашар алдыннан яхшылап юарга онытмагыз.

КАРБЫЗДАН КАЙНАТМА

Кирәк булыр: 1,5 кг карбыз кабыгы, 1,5 кг шикәр комы, су, 10 данә канәфер.

Карбызның кабыгын яшел тышыннан чистартабыз. Шакмаклап турап, карбызны 1,5 сәг суда пешерәбез. Судан сөзеп алабыз, суытабыз.

Сироп ясыйбыз. Моның өчен 1,5 кг шикәр комына 1 стакан су, 10 данә канәфер салып, кайнатабыз. Сироп өстенә карбыз салабыз, кайнатып алып, сүндерәбез, суытабыз. Иң яхшысы – төнгә калдыру. Иртә белән яңадан кайнатып чыгарып, банкаларга тутырып куябыз.

БУ КЫЗЫК!

Карбызны Мисыр фиргавеннәре идарә иткән заманнан ук үстерәләр. Франциядә аны «фәреш­тәләр сые» дип тә атыйлар. Безнең илдә карбыз үстерү XVI гасырга туры килә. Идел буенда карбыз үстерү Петр I исеме белән бәйле.

Без карбызның кабыгын ашарга яраксыз дип уйлыйбыз. Әмма анда да туклыклы, файдалы матдәләр бар икән бит. Кытайда, мәсәлән, еш кына карбыз кабыгын пешерәләр, маринадлап та куялар. Карбыз орлыкларын киптереп, көнбагыш урынына ашап йөрүчеләр дә бар.
3 августта АКШта Карбыз көнен бәйрәм итәләр.

Вьетнамда Яңа ел бәйрәмен (Тет) билгеләп үткәндә өстәлгә һәрвакыт карбыз куялар. Аның кызыл төсе уңыш символы булып санала. Карбыз орлыкларын исә кабымлык итеп кулланалар.

Дөньяда иң зур карбызны 2013 елда АКШта яшәүче Крис Кент үстергән. Аның массасы – 159 кг! Иң кечкенә карбыз исә… 3-4 смлы булып үскән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле