«Феникс» авиакомпаниясенең «Ан-2» самолеты кичә Бурятия торак пунктыннан кырларны күзәтү өчен рейска чыга. Бортындагы алты кешенең икесе — экипаж әгъзалары, дүртесе — пассажирлар.
«Алар Иркутск өлкәсе белән Бурятия чигендәге районны карарга тиеш иде», — дип ачыклык кертә эзләү-коткару үзәге вәкиле.
Хәзерге вакытта югалган очкычны һавадан эзлиләр. Бу операциягә бер вертолет һәм ике самолет җәлеп ителгән.
Шуны да билгеләп үтәргә кирәк: очыш алдыннан пилотлар рөхсәт алмаган, һава маршрутының җентекле планы белән заявка бирелмәгән булган.
Чыганак: Кызыл Таң