- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Казанда тимер-бетон боҗрасыннан ясалган мини-йорт сата башлаганнар. Бу хактагы хәбәр түләүсез белдерүләр сайтында пәйда булган.
Игъланга ышансаң, йортның биеклеге – 89 сантиметр, ә эчендәге киңлеге – 200см. Эчендә йокы урыны бар, ә өстә зур булмаган тәрәзә урнашкан. Мондый торак мәйданының бәясе – 3 800 сум. Сатучы белдергәнчә, йөзек формасында ясалган әлеге йорт ГОСТ нигезендә әзерләнгән һәм хәтта сыйфат паспорты да бар.
“Ипотека да кирәк түгел һәм артыгын да түләмәссез. Алып кит һәм яшә”, – диелә игълан текстында.
Фото: Шәһри Казан
Чыганак: Шәһри Казан
–
–