Күп тапкыр кулланыла торган битлекләр нәрсә белән куркыныч?

-- Лейла

Күп тапкырлы битлекләрне, әгәр аларны вакытында юмасалар, COVID-19дан сакламыйлар, дип сөйләде матбугат конференциясендә Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш пульмонологы, КДМУның фтизиопульмонология кафедрасы мөдире Александр Визель.

«Мине менә шушы матур битлекләр борчый, чөнки балалар аларны кияргә тели,тик аларны өйгә кайткачта югары температуралы кер юу машинасына ташларга кирәк. Югыйсә бу битлек коткару түгел, ә индуктор булып тора. Битлек бер тапкыр кулланыла торган булырга тиеш», — дип сөйләде Александр Визель.

Чыганак: Вечерняя Казань

Бәйле