Беренче сыйныфка алу тәртибе үзгәрә

-- Лейла

Яңа кагыйдәләрнең асылы нидән гыйбарәт? Документ нигезендә, булачак беренче сыйныф укучыларының ата-аналары мәктәпкә гаризаны 1 апрельдән башлап 30 июньгә кадәр язарга тиеш булачак. Моңа кадәр аны 1 февральдән дә соңга калмыйча тапшырасы иде. Бу кагыйдә мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәүче гаиләләргә һәм балалар беренче сыйныфка кергәндә өстенлеккә ия булучыларга кагыла.
Элегрәк мәктәп, баланы беренче сыйныфка алу турындагы гаризаны 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, яңа кагыйдә буенча кабул итү турындагы актны директор 30 июньнән соң 3 эш көне эчендә бастырырга тиеш санала.
Әгәр бала мәктәпкә беркетелгән территориядә яшәмәсә, гаризаны 6 июльдән тапшырасы. Урыннар калса, баланы мәктәпкә кертәчәкләр. Кабул итү буш урыннар беткәнче барачак.
Ата-аналар гаризаны ничек тапшыра ала соң? Мәгариф министрлыгы берничә ысулны тәкъдим итә:
– ата-аналар үзләре мәктәпкә килеп;
– мәктәпнең электрон почтасына яисә сайтына хат юллап;
– дәүләт һәм муниципаль хезмәтләрнең төбәк порталларын файдаланып;
– почта аша заказлы хат белән.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Бәйле