Авиаһәләкәттә дүрт футболчы һәм клуб президенты һәлак булган

Гомумән алганда 6 кешенең гомере өзелгән.

Бразилиядә бүген авиаһәләкәт нәтиҗәсендә 6 кеше һәлак булган, дип яза “Глобо”.

Алар арасында дүрт футболчы һәм “Пальмас” футбол клубы президенты бар. Шулай ук пилотның да гомере өзелгән.

Борт һавага күтәрелүгә егылып төшкән дигән мәгълүмат бар.

–
–

Бәйле