Фирдүс Тямаев белән Җәмилә арасында нинди низаг чыккан?

Популяр җырчы Фирдүс Тямаев Финляндиядә яшәп иҗат итүче автор-башкаручы Җәмилә Низаметдин фикеренә җавабын бирде.

“Кем соң бу? Зәйнәп апаны үстерергә кирәкми, ул болай да затлы җырчы, заманында иң күп концертларны алар куйдылар Аллага шөкер! Мин үземне бөтенләй җырчы дигәнем юк, гел автор-башкаручы диеп әйтәм.
Яшьләрдә болай да мөмкинлек бар, хәзер радио-телевидениега түлисе юк, бушка интернет бар. Җыен акыл ияләре!”, — ди ай саен дистәләгән концертлар куючы автор-башкаручы Фирдүс Тямаев.

Исегезгә төшерәбез, Җәмилә заманча татар эстрадасы хакында, “Интертат”ка биргән интервьюсында Фирдүснең иҗатына «моңлы җырлый, диләр, бутыйлар» дип шик белдергән иде.

«Ә заманча татар эстрадасына килгәндә, алар бизнес ясый. Һәр җырга бер үк төрле аранжировкалар ясала, барысы да тиз эшләнә һәм халыкка тәкъдим ителә. Ә халык күп нәрсәне аңламый. Мәсәлән, Тямаев моңлы җырлый, диләр. Моңны пентатоника белән бутыйлар, ахрысы…
Бездә 20 ел әүвәл ничек булган, шулай ук калган, эксперимент ясарга, үз йөзеңне эзләргә ирек бирмиләр. Ирек булганда гына яңа дулкын киләчәк. Эстраданың яңа теле булырга тиеш. Үсәргә ирек бирегез!
Мәликәне нигә югалттыгыз? Ул супер җырчы иде. Зәйнәп Фәрхетдинованы да этно җырчы буларак үстереп була иде. Ә хәзер без бөтен проектта Винера Ганиева һәм Салаватның укучыларын гына күрәбез.

Винера Ганиеваның опера җырчысы икәнен аңларга кирәк, поп музыка операдан аерыла. Нәкъ менә заманча музыканы белгән укытучылар кирәк анда. Винера Ганиеваларга аксакал булырга, яшьләргә мөмкинлек бирергә вакыт», — дигән Җәмилә ханым.

Бәйле