- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
Коронавирусның Британия штаммы Россиядә яз урталарында тарала башларга мөмкин.
Бу хакта ТАСС агентлыгы «Лидер медицина» медицина үзәгенең баш табибы – табиб-педиатр, йогышлы авырулар табибы һәм вакцинолог Евгений Тимаковка сылтама белән хәбәр итә.
«Британия штаммы безгә барыбер киләчәк, ул Россиядә яз урталарында таралыр, мөгаен», – дип искәртте белгеч.
Шул ук вакытта, табиб коронавируска бәйле чикләүләрне йомшарту нәтиҗәсендә «бездә инфекция йоктыручылар саны янә артачак, ә моңа юл куясы килми» дип кисәтте.
«Яңа штаммның сәламәтлек саклау системасына артык йөкләнеш китермичә, акрын гына таралуына әзер булып торырга кирәк», – дип сүзен төгәлләде Тимаков.
Чыганак: "Татар-информ" МА