Татарстанга эсселек кире кайта?

-- Лейла

 27 июльдә республика аша яңгырлы, урыны белән яшенле һәм көчле җил белән атмосфера фронты узачак.

Чәршәмбе, 28 июльдә, Татарстан кабат антициклон перифериясендә булачак. Төнлә республиканың көнчыгыш районнарында бераз яңгыр , ә көндез коры һава торышы көтелә. Төнлә — 8-13, көндез 20-25 градус булачак.

Пәнҗешәмбе, 29 июльдә, төнлә явым-төшем көтелми, температура 6-11. Көндез төньяк-көнбатыш циклонының атмосфера фронтлары йогынтысында яшенле һәм көчле җилле  яңгыр яварга мөмкин.

Җомга көнне, 30 июльдә, һава торышының тотрыксыз характеры сакланачак, урыны белән кыска вакытлы яңгырлар явачак, яшен булуы ихтимал. Температура фон акрынлап күтәрелә башлаячак-төнлә-12-17, көндез — 23-28.

Якынча фараз буенча, шимбә, 31 июльдә, урыны белән бераз яңгыр явуы ихтимал, төнлә 14-19 градуска кадәр, көндез һава 26-31 градуска кадәр җылыначак

Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН

Бәйле