- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
- Viber
- Skype
- Telegram
ТР Гидрометеорология үзәге көчле эсселек турында шторм кисәтүе игълан итте. Татарстан территориясендә 3 августта көндез һава урыны белән 37 градуска кадәр җылыначак.
Иртәгә республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, төнлә явым-төшемсез, көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр, яшен булуы ихтимал. Җил көньяктан.
Төнлә минималь температура 15-20 градус, көндез 32дән 37 градуска кадәр булачак.
Чыганак: Бизнес-ОНЛАЙН