Танылган җырчы Рафинә Ганиуллина Инстаграмдагы язылучыларының сорауларына җавап биргән. Иң кызыклыларын сезгә дә тәкъдим итәбез.
— Кайчан бәби алып кайтасыз?
— Октябрьдә, Аллаһы боерса.
— Иреннәр ясаттыгызмы?
— Узган ел көз ясаттым. Кирәген тапмыйм, башка ясатмыйм.
— Аишаның яңа аккаунты бармы?
— Белмим. Белергә дә теләмим.
— Кызыгыз булса (ә бәлки дүртенчесе кыз булыр, Аллаһы боерса), нинди исем кушар идегез?
— Мәүлия.
— Ирегез белән дуслаштыгызмы?
— Кичә генә дуслаштык.
— Ирегез белән аралар бозылдымы әллә?
— Тормыш булгач, төрлесе була. Безнең араларны бозарга хакыбыз юк. Ит бетте, кар яуганын көтәбез (көлә).
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rafin-ganiullinany-ire-beln-aralary-bozylgan