Блогер Атаказ халык санын алуда катнашканда нәрсәгә игътибар итәргә икәнен аңлатты [видео]

-- Лейла

2021 елның 15 октябрендә Татарстанда һәм бөтен ил буенча Бөтенроссия халык санын алу башланды. Беренче тапкыр мөстәкыйль рәвештә Россия дәүләт хезмәтләре порталында катнашырга мөмкин.

15 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр „Халык санын алуда катнашу“ хезмәте барлык стандарт яисә расланган хисап язмалары өчен мөмкин. Мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта тутырырга була.

Дәүләт хезмәтләре порталы аша җанисәп чарасында блогер Рәфис Атаказ да катнашкан.

— Халык санын алуда катнаштым. Сорауларга җавап бирдем. Тозсыз сораулар булу да гаҗәпләндерде. Эш анда түгел, иң мөһиме — үзеңнең татар икәнеңне яздырып калу. Мишәр булсам да, үземне татар итеп яздым. Без бүленергә тиеш түгел! Шуңа игътибар итегез: какими языками владеете дигән сорау бар анда… Иң беренче «татарским» диегез, ана теленнән башлагыз, аннары исә башка телләрне языгыз.

Бәйле