66 яшьлек хатын, үз фатирын кызы исеменә яздыргач, урамда торып калган.
Бу гаҗәп хәл Уфада булган. Моның турында бер ир-егет «ВКонтакте» социаль челтәренең «Подслушано Уфа» төркемендә язган.
«Ике көн элек Уфа үзәгендә бер әби каршыга очрады. Күренеп тора: өшегән, үзе ач. Аның сүзләренә караганда, кызы фатирыннан куып чыгарган. Иң башта фатирын әби кызы исеменә яздырган. Имеш, ул үлгәч, фатир аңа калсын. Әмма кызы аның үлемен көтеп тормаган. Әнисен аннан куып чыгарып, фатирны сатырга куйган.
Бу хәлне ишеткәч, шаккатым… Аны бер ашханәгә алып кереп ашаттым һәм бу хәл турында махсус хезмәтләргә хәбәр иттем. Бүген шул урыннан үттем, аны күрмәдем. Бәлки, махсус хезмәтләр аңа ярдәм итә алгандыр….», дип язган ул.
Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/donja/2021-10-29/kyzym-fatirdan-kuyp-chygardy-2565336 Фото: https://pixabay.com/ru/