Батыров Илһам Заһит улы – 1962нче елгы. 1980нче елларда армиядә – Әфган якларында хезмәт иткән. Хәрби хезмәт вакытында ук майор чинын алган.
— Әфганнан соң монда Чаллыга кайттым. Хәзерге вакытта үз яшәү урыным юк, дуслар белән 50нче комплекста гомер итәм. Минем өч балам бар. Илнар улым Чаллыда яши, Илнур улым белән Рузалина кызым Казанда. Алар әниләре белән булса кирәк. Әмма мин алар белән күрешкәнем юк. Мин югалдым. Мин хатынымны табарга телим, балаларым да мине эзли торганнардыр, – дип яшь аралаш сөйли ул.
Ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән Илһам абзый армиягә кадәр әле 1979нчы елларда КАМАЗның агрегатлар заводында эшләгән булган. Армиядән соң да шунда – энергия цехында хезмәт куйган. Эшләгән дәвердә үк Казанның югары хәрби көллиятен тәмамлаган. Аннары армия сафлары, куркыныч Әфган еллары…
Ерак җирләрдән исән-сау әйләнеп кайткач та, эшкә урнаша, өйләнә, балалар туа. Әмма тормыш без теләгәнчә генә бармый шул… Аңа өйдән чыгып китәргә туры килә. Шуннан сукбайлык тормышы башлана. Көн саен кайдадыр куну, нинди дә булса ризык ашау кебек проблемалар килеп туа… Шундый бер көннәрдә ул Чаллының мохтаҗларга ярдәм итү һәм кайнар ризык белән тәэмин итү урынына килеп эләгә. Монда аны ашатып кына калмыйлар, ә килеп чыккан проблемасын хәл итәргә тырышалар, үзе дә ярдәм итүләрен үтенә. Илһам абзыйның хатынын да, балаларын да табалар.
Тормыш иптәше ярдәм үзәгенә килеп, үзен өенә дә алып кайта. Әмма да ләкин Илһам абый үзе җылы өендә озак тора алмый, барыбыр урамга чыгып китә… Аннары исә олы улы Казаннан ук кайтып аны бу тормыштан алып китү теләген белдерә, ләкин Илһам абый үзе бармый. Хәзерге вакытта исә аның кайда булуы, кем белән булуы мәгълүм түгел!..