Гөлназ Асаевага язылучылары: “Бу вакытлыча гына…”

Җырчы борчуы белән бүлешкән.

Җырчы Гөлназ Асаева күптән түгел әни булган иде. Аның Инстаграмдагы постларыннан аңлашылганча, бәләкәй Динә төнлә бик йокларга яратмый.
“Тәүлегенә 2-3 сәгать йоклаган әти-әниләрнең кыяфәте шундый була”,- дип Гөлназ ире Вильдан белән төшкән фотоны куйган. 
“Балалар тиз үсә”, “Бу  вакытлыча гына”, дип язган җырчыга язылучылары. “Бер-бер артлы тапканнарны үстереп карагыз”, “Игезәкләр үстерү тагын да авыррак”, диючеләр дә бар. 

Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/kyiskacha-yaңalyiklar/glnaz-asaevaga-yazyluchylary-bu-vakytlycha-gyna

Бәйле