Хәзер QR-код алу өчен «Дәүләт хезмәтләре» порталын куллану кирәкми. Күпфункцияле үзәкләр халыкка шундый мөмкинлек бирә. 16 ноябрьдән QR-кодны порталда теркәлү узмыйча гына да алып була. Бу яңалыкны Татарстандагы күпфункцияле үзәкләр директоры Ленара Мозаффарова әйтте.
Офиска килүченең үзе белән шәхесне раслаучы документы булуы да җитә. Хезмәткәр берничә минут эчендә QR-кодлы белешмәне кәгазьгә бастырып бирәчәк. Моны цифрлаштыру министрлыгы әзерләгән махсус хезмәт аша башкаралар. Ленара Мозаффарова әлеге яңалык күпфункцияле үзәкләрнең эшен дә җиңеләйтер дип өметләнә.
Чыганак: https://vatantat.ru/2021/11/68346/