Данир Сабиров инстаграм аккаунтында үзенең биографиясе белән таныштырып бара. Һәр көнне бала вакыттан бирле хәтерендә калган истәлекләре белән бүлешә ул. Чираттагы истәлеге исә җәйге лагерь белән бәйле.
«Бала чакта иң яраткан ял итү урыным — Актүбәдәге «Ак чишмә» лагере булды. Балачак хатирәләренең күбесе шул ял йорты белән бәйле. Азнакайдан ерак түгел иде лагерь. Анда бару путевкасы безгә тиеш түгел иде бугай, әмма лагерьдан елап өйләренә кайтып киткән балаларның урыны буш булмасын дип, җайлап безне җибәрәләр иде. Без шуңа бик сөенә идек.
Иң зур сәяхәтем 2002 елда булды. Азнакайның талантлы балаларын Евпаториягә, Кырымга җибәрделәр. Анда барасыны, ничек булачагын күз алдына китерә-китерә, хәтта йоклый да алмаганны хәтерлим. Шунда осознанный возрастта тәүге тапкыр поездга утырдым, беренче тапкыр диңгез күрдем.
Менә хәзер кызык факт — ул лагерьдә Гүзәл Уразова вожатая иде. Ул әле студент, танылган җырчы түгел. Ә без — шук малайлар, бер дә тик тормадык. Берсендә, отбойдан соң, простыняларны бәйләп, тәрәзәдән аска төшеп, төнлә шәһәргә чыгып киттек. Рәхәтләнеп гулять иттек үзебезчә. Кайткан идек: бөтен корпус безне эзли икән. Безнең өчен җаваплы булган вожатыйлар елый. Шулай булды шул: 2002 елда Гүзәл Уразованы елаткан идем.
Китте лагерьда гашыйк булулар: бер кызга күз төшердем, әмма ул мине кире какты. Биюгә чакырдым — чыкмады, ахырда әле битемә дә китереп берне чәпәде.
Әмма мин югалып калмадым, шундук икенче бер кызга гашыйк булдым. Төнлә аның янына балкон аша керә идем. Начар эшләр кылырга дип уйлый күрмәгез. Кулыннан тотып, аралашыр өчен. Ну максимум — имиен тотып караганмындыр. Саф хисләр, кыскасы.
Бервакыт мин шулай кызлар бүлмәсендә йоклап киткәнмен. Иртән Уразова ишекне ачып та җибәрде, мин шундук карават астына кереп качтым…
Мин гашыйк булган кыз Бөгелмәнеке иде. Фотосы әле дә миндә саклана. Лагерьдан кайткач, көн-төн аны сагынып елыйм… Әти түзә алмады. Мине легендарный шестеркасына утыртып, алып китте яраткан кызым янына Бөгелмәгә!..» дип, хикәясен иң кызыклы урынында төгәлләгән ул.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/danir-sabirov-gzl-urazovany-elatkan