Кече оныгыма 4 яшь тулды. Теле татарча ачылган, бер яшьтән үк татар җырлары тыңларга яраткан онык кинәт кенә урысча сөйләшүгә күчте дә куйды. Югыйсә әти-әнисе дә, без – әби-бабайлар да гел татарча гына сөйләшәбез бит.
Әле менә бу баруымда да янымда урысча такылдап йөргән оныкка:
– Улым, мин урысча белмим, минем белән татарча сөйләш, – дим.
– Бабай, мин бит татарча понимаю, – ди онык.
– Нигә алайса татарча сөйләшмисең? – дим.
Ул да җавапка аптырамый:
– Татарча только старые люди разговаривают, – ди.
Балалар дөресен сөйли диләр, әллә татар теле чынлап та картлар теленә генә әйләнеп бара микән? Балалар бакчасына йөрүче балалар үзара русча гына сөйләшәләр шул, татар теле аларга чыннан да олылар теле генә булып тоеладыр, күрәсең. Балалар бакчасыннан әллә нинди инфекцияләрне еш эләктереп кайткангамы, оныкның анда йөрисе килми. Әле беркөнне иртән шунда барырга киендергәндә: «Вы испортили мою жизнь», – дип, әнисен шаккатырган. Гомумән, хәзерге балалар укып туалар кебек. Беркөнне шулай оныкның температурасы күтәрелә башлаганмы, әнисенә килеп алырга кушканнар. Кайтырга киендергәндә онык кычкырып әйтеп куйган: «Да это просто воспитательница с нянечкой от меня хотят отдыхать». Кыз әйтә: «Шундый оялдым, каян мондый сүзләр башына киләдер?» – ди.
Берни эшләп булмый, тормышыбыз кискен рәвештә үзгәрә бара. Балалар да башкача формалашадыр. Урысча яшәү рәвеше ныклап урнаша барган илдә телебез саклануга әллә ни өметләнеп тә булмастыр. Әнә бит, 4 яшьлек онык та урысча фразалар белән генә сөйләшә. «Бабай, мин бит татарча понимаю», – диюе генә күңелгә бераз тынычлык бирә. Бәлки үсә-үсә башкача фикер йөртә башлар, тормышта татар теленең дә кирәклеген аңлар. Мин үзем дә аңа, кечкенә яшьтә булуына карамастан, ике телне дә әйбәт белергә кирәк дигәнне сеңдерергә тырышам. Мин әйтү белән генә түгел, республикабыз хөкүмәте дә телебезне саклау буенча тиешле шартлар тудырырга тиештер дип уйлыйм. Хәзерге кечкенә балалар буыны: «Татарча только старые люди разговаривают», – дип үсмәсә иде.
Җәүдәт ХАРИСОВ
Чыганак: http://shahrichalli.ru/