«Хатының белән балаң булмый! Сихер бу!»

-- Лейла

«Ир-егетләр сихер, бозымга ышанып бармаса да, үзем белән булган хәлне сөйлисем килә. Безгә кара чәчәле, чибәр кыз эшкә килде. Беренче көнне үк мине башкалардан аерып алды. Ничек тә минем янда булырга тырыша. Бервакыт эштән соң торып калырга да тәкъдим итте. Мин каршы килдем. Шунда ул барыбер аныкы булачагым турында әйтте. Мин көлдем генә.

Бу вакытта хатыным белән беренче балабызны көтә идек. Хатынымны бик яратам. Бу бала да безгә бик кадерле иде. Әлеге хәлләрдән соң күп тә үтмәде, бала төште. Аннары тагын берничә тапкыр шушы хәл кабатланды. Без табибларга йөрдек, әмма бернинди авыру да ачыкланмады. Аннары им-томчы әбиләрнең тупсасын таптый башладык. Бу вакытта коллегам белән бик нык якынайдык. Ул миңа эштә дә ярдәм итте, алыштыргысыз сердәшемә дә әйләнде. Мин аңа барын да сөйли идем. Балабыз булмаганга бик нык борчылганымны да белә иде ул. Бервакыт хәтта миңа бәби алып кайтырга теләген дә әйтте, мин каршы килдем.
Бервакыт им-томчы әбиләрнең берсе миңа сихер салынганлыгын әйтте. «Кара чәчле кыз башкарган бу эшне. Синең хатының белән балаң булмаячак. Ялгышлык эшлисең. Әгәр бу хатынга якынайсаң, хатыныңны да юк итәчәксен», — диде ул.
Мин шунда ук коллегамны уйладым. Аның белән җитди сөйләшү дә булды. Башта, әлбәттә, каршы килде. Арытаба барысына да ачыклык кертте. Ул, чыннан да, мине сихерләгән. Минем башка кеше белән беркайчан да балам булмаячагын да әйтте. Тик ул гына миннән бәби алып кайта алачак икән.

Аңардан аерылу да авыр булды. Әмма мин барыбер хатыным белән калырга булдым. Беләм, балабыз булмаячак. Әмма яратмаган кеше белән яшәве тагын да авыррактыр», — дигән социаль челтәрләрдә бер ир.

Чыганак: https://kiziltan.ru/

Бәйле