Чаллы шеф-повары «Пятница»да бара торган тапшыруда «Батури фиш»ны әйтеп бирә алмады [видео]

-- Лейла

Төп приз, кызганычка, Чаллы катнашучысына бирелмәде.

«Пятница» телеканалында «Молодые ножи» дип исемләнгән шоу-тамашаның яңа чыгарылышы чыкты. Тапшыруның алып баручысы – Рәсәйнең танылган шеф-повары, телевидение алып баручысы һәм ресторатор Константин Ивлев. Әлеге телетапшыруда Чаллы шеф-повары Айрат Гыйззәтуллин да катнашты. Ул Чаллыда бер япон кухнясы ресторанында шеф-повар булып эшли.

«Молодые ножи» тамашасының соңгы чыгарылышы паназиат кухнясына багышланган иде. Катнашучыларга күзләрен йомып алларында булган төрле ризыкларны капшап карарга, ризыкның исемен һәм тәмен билгеләргә һәм аннары шул ризыкны әзерләргә кирәк иде. Бу бирем белән Айрат Гыйззәтуллин авырлыклар кичерде дә инде.

Айрат алдына һинд-гавай кухнясының «Батури фиш» дип аталган ризыгын куйдылар – бу банан яфрагына төрелгән палтус. Пешекче әлеге ризыкта лосось, чили һәм дөге барлыгын әйтте. Әмма ризыкның исемен атый алмады.

Тапшыруны алып баручысы аңлатканча, палтус банан яфрагында бирелә, чөнки Һиндстан халкы куллар белән ешрак ашый, һәм алар өчен банан яфрагы тәлинкә буларак хезмәт итә икән.

Айрат үзенең Instagram-аккаунтында «No comments» имзасы белән бер фото урнаштырды. Уңышсызлыкка карамастан, Чаллы шеф-поварын комментарийларда бик мактыйлар һәм алга таба уңышлар телиләр.

Бәйле