Чаллыдан Евгений башка кешеләрдән бик аерылып тора. Чөнки ул һәрвакыт «стильдә»: ачык төстәге тышкы кыяфәт һәм кыска гына итеп киселгән, буялган чәче, тырнакларында кара маникюр.
Үзенең тышкы кыяфәтенә иҗади яктан бик якын һөнәр сайлаган Евгений. Ул чаллыда матурлык индустриясендә хезмәт куя, шул өлкәдә эшли – ул маникюр остасы.
Евгений Цепелев мондый гадәти тырнаклар ясау белән генә шөгыльләнми, ул аларны бик озын итеп һәм төрле бизәкләр белән сурәтләп тә куя. Краш-маникюр, димәк, башкаларга охшамаган, ниндидер «изюминка» белән була ул.
Евгений экстремаль озынлыктагы тырнаклар ясарга яратам дип билгеләп үтә. Ул аларны реаль булмаган дизайн белән бизи – ул ябыштырылган чылбырлар, уенчыклар, танылган кешеләрнең фотосурәтләре, башка сыймаслык рәсемнәр белән эшли. Бу рәсемнәр белән бизәү – эшенең иң яраткан өлеше. Чөнки Евгений үзенең 10 ел гомерен сәнгать мәктәбендә укуга багышлаган булган. Егет ясаган тырнакларын үзе рәсем ясау өчен махсус мәйданчык дип атый. Нәкъ шунда ул үзенең «бомба сюжетлар»ын тудыра да инде.
Евгений Цепелев ның даими клиентлары нигездә 14 яшьтән алып 25 яшькә кадәрге кызлар, алар экспериментлар ярата. Шуңа да мөгаен еге тәкъдим иткән тырнак дизайнына баралар да. Әмма урта һәм өлкән яшьтәге хатын-кызлар да килә икән Евгений янына, ул барысы белән дә бик теләп эшли.