Җырчы Рәнис Габбазов күзгә күренеп ябыкты. Ничә килога ябыгуы, бу нәтиҗәгә ничек ирешүе турында Рәниснең үзеннән сорадык.
“27 көн эчендә 8 килограмм авырлыктан котылдым. Кичке сәгать алтыдан соң ашамадым. Баллы ризыклардан баш тарттым. Атнага өч көн булса да, спорт белән шөгыльләнергә кирәк. Әйтик, мин көненә 10 меңләп адым ясыйм”, – дип сөйләде Рәнис Габбазов.
Җырчыны ябыгырга нәрсә этәргән соң? “Дөресен генә әйткәндә, күптәннән ябыгасы килә иде. Ә беркөнне төшемдә үземне ябык итеп күрдем. Бу ябыгырга ныклы сәбәп булды да инде”, – ди Рәнис.
Чыганак: http://shahrikazan.ru/news/shou-biznes/rnis-gabbazov-nik-m-nichek-yabykkan
–
–

