Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның тормыш иптәше Эльмира Каһирова Инстаграм битендә кызыклы гына сәхифә урнаштырды. Баксаң, Эльмира ханым үз язылучыларына үзе турында булган дөрес фактларны эзләп табарга кушкан икән.
– Минем бертуганым Илдар. Аннан башка әти ягыннан дип тә, әни ягыннан дип тә аталган якын кешем юк. Әнием мине 31 яшендә тапкан. Мин аның беренче сабые. Ә минем энекәшем миннән 10 яшькә кечерәк. Кияүгә мин бары тик яратып һәм яратылып чыктым! Филүс белән безнең туй 2013 елның гыйнвар аенда булды. Айдар улыбыз 2014 елның май аенда туды. Үз туемда мин авырлы түгел идем! Һәм соңгысы, иң кызыклысы: тормыш иптәшем Филүс чыннан да минем элек йөргән егетем белән бик яхшы аралаша. Мин каршы килгәнем юк, – дип яза Эльмира Каһирова.