«Тыныч йокла, сабый…»

Коточкыч авариядә исән калган малай да вафат булган.

Чиләбе өлкәсендә булган авариядә өч бертуганның һәлак булуы турында язган идек инде. Машинада булган дүрт яшьлек сабыйның гомере өчен табиблар берничә көн көрәште, әмма җәрәхәтләр артык җитди булып чыккан. Малай, аңына килмичә, комага киткән иде. Бүген аның да вафат булуы мәгълүм булды.

Исегезгә төшерәбез, бу коточкыч авария Чиләбе өлкәсендәге Куса — Златоуст трассасында 5 декабрьдә якшәмбе кичендә булган. Анда юлда капма-каршы «ВАЗ-2109″ һәм йөк машинасы»ГАЗель» бәрелешкәннәр. Җиңел машинада Әбҗәлил районыннан өч бертуган ир-егет, шулай ук аларның берсенең 4 яшьлек улы була. Ир-егетләр шунда ук һәлак булды, баланы авыр хәлдә дәваханәгә алып киткәннәр иде.

Малайның 4 айлык йөкле булган әнисе 1,5-яшьлек сабый белән калган.

Чыганак: https://kiziltan.ru/articles/obchestvo/2021-12-16/tynych-yokla-sabyy-2622883

Бәйле