«БАЛАЛАР ПРЕМИЯСЕ» нәрсә белән истә калды? [фотолар]

-- Лейла

20 гыйнвар — Казанның «УНИКС» концертлар залында «БАЛАЛАР ПРЕМИЯСЕ» ТМТВ балалар музыка премиясен тапшыруның икенче тантанасы узды.

Бәйге лауреатлары булып 16 яшькә кадәрге җырчылар, инструменталь музыкант-башкаручылар һәм хореографик коллективлар булды. Ул гади концерт кына түгел. “БАЛАЛАР ПРЕМИЯСЕ” кызыл келәмле масштаблы югары җәмгыять чарасы, затлы статуэткалар, театральләштерелгән тамаша һәм бүләкләр тапшыру тантанасы да.

— Милан, Париж подиумнарында чыгыш ясаган кызлар! Балаларның барысы да сайланып алынган, иң шәпләре, иң яхшылары, — диде “Балалар премиясенең” авторы, режиссёры Гөлназ Сәфәрова.

Премиянең алып баручылары: Рамил Шәрапов, Зәлия Зиннурова, Аслан Миргаязов, Әминә Әхмәтҗанова, Наилә Славина. Яңа артислардан Ришат Төхвәтуллин беренче тапкыр катнаша. Балалар искиткеч чыгыш ясадылар! Камил Баһ — гармунда уйнап, тамашачыны үзенә гашыйк итте. Азалия Яфясова белән Илмира Нәгыймова чыгыш ясагач, тавышлары бер-берсенә туры килеп, аларны тыңлап кына торасы килде. Әминә, Мәдинә һәм Раяз Фасыйхов танылган “Сана кәккүк” җырын башкардылар.

Кыскача әйткәндә, концерт гөрләп үтте. Нәниләр, балалар, җырчылар, җырлар, сәхнә, утлар, эффектлар — югары дәрәҗәдә. Оештыручыларга рәхмәт.

Бәйле